Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе беренче сыйныфка баручы өч балага букчалар бирде

“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә иртә шатлыклы вакыйга белән башланды. 

Быел беренче сыйныфка укырга керүче өч бала бүләккә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букча алды. Әлеге булачак укучыларның әти-әниләре редакциядә эшли. Яңа букчаларны Базарлы Матакта яшәүче Камилә Шиһапова һәм Артем Королев, Түбән Әлкидә яшәүче Самир Сибгатуллинга газетаның баш мөхәррире Азат Низамиев матур котлау сүзләрен әйтә барып тапшырды. 
–    Бары тик “бишле” билгеләренә генә укыгыз, пөхтә, тәртипле булыгыз, укытучыларыгызны тыңлагыз, – дип теләде ул. 
Якыннары белән шатлыкны уртаклашырга дип, балаларның апа-энекәшләре, дәү әни-дәү әтиләре килгән. 
Булачак укучылар беренче эш итеп букчаларны ачып, анда ниләр булуын тикшереп карады. Ә анда мәктәп өчен кирәкле бар нәрсә дә: ручкалар, дәфтәрләр, линейка һәм альбомнар, карандаш һәм төсле пластилиннар бар иде. 
–     Беренче тапкыр беренче сыйныфка бару – һәр бала һәм ата-ана өчен бик дулкынландыргыч вакыйга. Балалар безне уңышлары белән сөендереп торсын. Балаларыбызны зурлаганнары, шундый кыйммәтле бүләк ясаганнары өчен, бик зур рәхмәт, – диде бәйрәм ахырында Самирның дәү әнисе Дамирә Миңгалиева. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев