Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының эшчәнлеге йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә узды

Күптән түгел районыбызда Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә узды. 

 ФОТОРЕПОРТАЖ


Ул “Әлки“ кулланучылар кооперативы (Карга авылы) базасында башланып китте. Әлеге чарада Татарстан Республикасы  Дәүләт Советының   табигатьтән файдалану, агросәнәгать,  һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, ТРның  министрлар аппараты идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, ТР  Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, Россия һәм Татарстан кооперация  институтлары ректоры, районыбызның якташлык җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиева катнашты.
Семинар-киңәшмә “Әлки” кулланучылар җәмгыяте эшчәнлеге белән таныштырудан башланды. Карга авылындагы җәмгыять базасында халыктан күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш, ит, кош-корт,йон, хәтта дару үләннәре кабул итәләр. Кунакларга зур бер бүлмәдә киштәләргә тезеп куелган төрле-төрле дару үләннәрен күрсәттеләр. Дистәләгән төр бу үләннәр   безнең районның урман-болыннарында үсә бит. 
Янәшәдәге зур бер бүлмәдә халыктан кабул ителгән сарык йонын тау кадәр өеп куйганнар. Аннан кулланучылар базасында ачылган сугым цехы белән таныштырдылар. 
Соңгы елларда районда халык үстергән терлекне урнаштыру проблемасы юк. Җәмгыятьнең  баш белгече Илсур Гыйбадуллин әйтүенә караганда, мал симертүчеләр алар хезмәтеннән бик рәхәтләнеп файдаланалар. “Тапшырырга үгезем бар” дип хәбәр кергәч үк, җәмгыять егетләре автомобиль белән барып терлекне алып кайтып, биредә эшкәртәләр. Икенче көнне исә хуҗасы белән исәп-хисап та ясала икән. 
Аннан семинарда катнашучыларга ярымфабрикат ризыклар әзерләү цехын күрсәттеләр. Биредә дистәгә якын хатын-кыз пилмән, манты, тулма кебек ризыклар хәзерлиләр.
Яннарында зур-зур туңдыру җайланмалары. Алар җитештергән продукциягә сорау хәйран зур икән – кызлар күпме генә әзерләсәләр дә китеп бара. Бигрәк тә җәмгыятьнең янәшәдәге “Тәмле” кибете ярымфабрикатларны күп сата икән. Ял көннәрендә шәһәргә китүчеләр яңа җитештергән пилмән-тулманы күп-күп алып китәләр. Шуңа да “Тәмле” ял көннәрендә дә эшли.
Тагын бер залда “Әлки” җәмгыяте рәисе Агидел Турнина үзләрендә җитештерелгән продукция белән таныштырды. Монда ипи-күмәчтән алып, ит-ризыкларына чаклы дистәләгән төр  азык-төлек тәгъдим ителде. 
Район мәдәният йортында Кулланучылар оешмалары берлегенең киңәшмәсе узды. Биредә 2022 елның беренче   яртыеллыгына йомгак ясалды, агымдагысына бурычлар билгеләнде. 
Иң элек кунакларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул “Әлки” кулланучылар җәмгыяте эшчәнлегенә югары бәя бирде. Киләчәктә аның хезмәт юнәлешләрен арттыру, киңәйтү буенча фикерләре белән уртаклашты. 
Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрдәнов  быелның беренче яртыеллыгында ваклап сату, җәмәгать туклануы предприятиеләре, продукция җитештерү, эшкәртү тармагына анализ ясады. Чыгыш ясаганда берничә тапкыр “Әлки” җәмгыятен уңай яктан телгә алды. 
“Безнең бурыч – авыл халкы үз продукциясен сата алсын, акча эшләсен, аларның тормыш дәрәҗәсе күтәрелсен. Керем артсын өчен, эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру мөһим”, – дип билгеләп үтте үз чыгышында министрның беренче урынбасары Наил Залаков. 
Ул: “Әлки җире – минем өчен дә кадерле һәм якын төбәк. Минем дәү әнием Чуаш Кичүендә эшләгән, әнием исә шул авылда туган” дип тә әйтеп узды. 
“Әлки” кулланучылар җәмгыяте рәисе Агидел Турнина үз коллективларының эшчәнлеге турында чыгыш ясаганда: «Безнең кооператив 2018 елда оешкан иде.Һәр елны эшчәнлегебез киңәя, төрлеләнә бара. 2022 елдан балалар учреждениеләрен кайнар ашлар, азык-төлек белән тәэмин итү бурычы куелган иде. Бу  – бик җаваплы эш. Балалар табынында иң сыйфатлы ризыклар гына булсын өчен, зур тырышлык куябыз. Бездә ипи пешерелә. Тәүлегенә 2 тонна ипи-
күмәч ризыклары халыкка тәкъдим ителә. Бер елда 700 тонна икмәк пешердек. Кафеда һәм кибет аша халыкка бер елда 54 миллион сумлык хезмәт күрсәтелде, – диде ул. Агидел Турнина коллективларының да елдан-ел зурая баруын әйтте.
– Хәзер бездә 55 кеше хезмәт куя. Уртача хезмәт хакы айга – 35 мең сум. Кооператив халыкка хезмәт күрсәтү өчен автолавкалар, башка төр автомобильләр сатып алды. Барысы 18 берәмлек автотранспорттан даими файдаланабыз, – диде ул.
Җитәкче алга планнары белән уртаклашканда: 
 – Безгә 200 тонна сыешлы яшелчә саклау склады төзү бик мөһим. Шулай ук ысланган ит продукциясе җитештерү цехын ачу планда тора,–диде ул.
Алсу Нәбиева кулланучылар тармагы өчен кадрлар хәзерләү темасын күтәрде. Алсу Рөстәм кызы үзләренең югары уку йортларында районнар өчен яшь  белгечләрне хәзерләүнең төрле отышлы юллары барлыгын ассызыклады. Азат Хамаев үз чыгышында бүгенге икътисадый вәзгыятькә карамастан,  республика кулланучылар җәмгыятьләренә  җитди ярдәм  күрсәтүен дәвам итүен әйтте. 
Ахырдан иң алдынгы коллективларны һәм аерым белгеч – хезмәткәрләрне бүләкләү булды. 
Утырыштан соң район кунакларын “Хузангай” җәмгыятендәге төрле продукция җитештерү цехлары белән таныштырдылар. Бер уңайдан яңа гына районыбызда гөрләп узган чуаш милли бәйрәме “Уяв” мәйданын да күрсәттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев