Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннарына Югары Колчурино егетләре кушыла

Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннары төзеләчәге турындагы чакыруны ишеткәч тә, Югары Колчурино авыл җирлегендә яшәүче ике ир-ат беренчеләрдән булып ризалыгын белдерә.

 Алар икесе дә хәрби хезмәтне үтәп кайткан була. Икесе дә өйләнгән. Аларның берсе Тольяттидагы заводта эшләсә, икенчесе җирлектәге хуҗалыкта тир түккән.

  • Хәрби бүлекчәләр оештырылуын ишеткәч тә, безнең кыю чуаш егетләре районда беренчеләрдән булып ризалыкларын белдерде. Аларның икесе турында да бары мактау сүзләре генә әйтергә мөмкин, гаиләләре авылдашлар алдында абруйлы санала.  Без алар белән горурланабыз. Тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтсыннар иде, – диде авыл җирлеге башлыгы Елена Краснова.

 

Белгәнебезчә, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашырга дип, Татарстаннан якынча 800 ләп ир-егет озатылачак. Алар бер ай дәвамында хәрби әзерлек үтәчәк.

Югары Колчурино авыл җирлеге ир-егетләре бүгенге көндә Тоцк янындагы хәрби бүлектә. Алар анда хәрби күнекмәләр үтә, коралларның яңа үрнәкләре белән эш итәргә өйрәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев