Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Абдулла Алиш Әлки районының Иске Салман авылына апасы янына кунакка килә торган булган

Бүген Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә герой шагыйрь Абдулла Алишның туганнары Азат һәм Гөлшат Сөнкешевлар белән очрашу булды.

Очрашуга безнең институтның беренче курс студентлары килде. Алар Абдулла Алиш шигырьләрен сөйләде. Безнең уку йортында Абдулла Алишның туган ягыннан да яшьләр белем ала. Булачак исәп-хисапчы Энҗе Кыямова мәктәпләрендә Абдулла Алиш шигырьләрен ишетеп үскәнлекләрен әйтте. Беренче булып Абдулла Алиш шигырен сөйләде. Абдулла Алиш Татарстанның Спас районы Көек авылында туган.
Азат һәм Гөлшат Сөнкешевлар  Абдулла Алиш турында истәлекләре белән уртаклашты. Танылган журналист, француз, поляк телләрен яхшы белгән Азат Сөнкешев “Һәйкәленә чәчәкләр”дигән китап  чыгарган. Аны Татар мәдәнияте үзәгенә бүләк итте. Гөлшат  ханым Сөнкешева  Алишевлар шәҗәрәсен тапшырды. Мәгълүм ки, Абдулла Алишның ике улы була.  Айвазы 35 яшендә вафат була. Абдулла Алишның да  35 яшендә һәлак булганлыгы билгеле. Бүгенге көндә  Абдулла Алишның өлкән улы Алмаз Алишевның  улы  Тимурның ике баласы  Морат һәм Таһир Казанда яшиләр. Тагын шунсы хак, Абдулла Алишның хатыны Оркыя ханым табибә була. Бөек Ватан сугышы елларында Казанда госпитальдә эшләгән. Яралыларны күрүгә, “минем Абдуллам түгел микән?!”дип әйтә торган булган.
Абдулла Алишның әнисе  шигырьләр язган, бәетләр чыгарган Газизә Алишева гомере буе үзенең улын – Абдулла Алишны көткән.   Газизә ханым, сугыш елларында “минем 3 балам фронтка китте, аларны күрәсем килә”, диеп Сталинга хат язган. Дөрес, Галимҗанын берничә көнгә авылына кайтарганнар. Сугыштан соң Газизә ханымның ике улы Габдрахман белән Галимҗанга туган җиренә кайтырга насыйп була. Абдулла Алишка гына Ватанын күрергә насыйп булмый. 1944 елның 25 августында җәлилчеләрне , алар арасында Абдулла Алишта була, Берлиндагы Плютцензее төрмәсендә башларын кисәләр.
  Абдулла Алишның бертуган апасы  Закирә Алишева Әлки районының Иске Салман авылында укытучы булып эшләгән. Алар Иске Салман авылыннан Гали Яруллин белән гаилә корганнар. Шагыйрь һәрчак Иске Салман авылына апасы янына килә торган булган. Бүгенге очрашу геройлары – Азат һәм Гөлшат Сөнкешевлар  Абдулла Алишның бертуган апасы Закирә ханымның  балалары.
Очрашу барышында Гөлшат ханым Абдулла Алишның “Кыр казлары” дигән җырын башкарды. Истәлеккә диеп, студентлар белән бергә фотога да төштек. Кунакларны Татар мәдәнияте үзәге белән дә таныштырдым. Абдулла Алиш истәлегенә махсус стендта эшләгән идек. Гөлшат ханым Нәби Дәүли экспозициясе янында шагыйрь Нәби аганың “Чулпан йолдыз” җырын җырлады. Танылган җәмәгать эшлеклесе, гармуннар ясау остасы Расир Сабирҗанов та килгән иде.
Очрашу чәй өстәле янында дәвам ителде.

Казан кооператив институтының
Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе
Флюра Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев