Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Алинә” көрәшчеләрне җыйды

5 декабрьдә "Алинә" спорт залында билбау көрәше буенча ачык турнир үтте. Билбау көрәше соңгы елларда зур популярлык алды. Ул Казанда үткән Универсиада уеннарына да кертелгән иде. "Алинә"дә үткән турнирда күрше Спас, Алексеевск, Аксубай, Нурлат районнары көрәшчеләре һәм үзебезнекеләр катнашты. Ярышларда 9 яшьтән алып 16 яшькәчә егетләр һәм кызлар бил алышты....

5 декабрьдә "Алинә" спорт залында билбау көрәше буенча ачык турнир үтте.

Билбау көрәше соңгы елларда зур популярлык алды. Ул Казанда үткән Универсиада уеннарына да кертелгән иде. "Алинә"дә үткән турнирда күрше Спас, Алексеевск, Аксубай, Нурлат районнары көрәшчеләре һәм үзебезнекеләр катнашты. Ярышларда 9 яшьтән алып 16 яшькәчә егетләр һәм кызлар бил алышты. Көне буе барган бәйгедә 150 гә якын көрәшче келәмгә чыкты. Нәтиҗәдә Әлки көрәшчеләре командасы беренче урынны алды. Икенче урында - Алексеевск, өченче - Аксубай көрәшчеләре.

Көрәш турниры район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе инициативасы белән үткәрелде. "Хузангай" җәмгыяте бәйгенең төп спонсоры булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев