Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армия алынучының эш урыны сакланамы?

Улым быел вуз тәмамлап, үз белгечлеге буенча эшкә урнашкан иде. Ә бу көздә аңа хәрби хезмәткә китәсе. Ул армиядән кайткан вакытка хезмәт урыны сакланырмы икән? Шул хакта закон бармы? Зинһар аңлатып языгыз әле. Ә.Мәхмүтова, Базарлы Матак авылы. Газета укучыбыз юллаган әлеге сорау белән без район прокуратурасына мөрәҗәгать иттек. Прокурор урынбасары...

Улым быел вуз тәмамлап, үз белгечлеге буенча эшкә урнашкан иде. Ә бу көздә аңа хәрби хезмәткә китәсе. Ул армиядән кайткан вакытка хезмәт урыны сакланырмы икән? Шул хакта закон бармы? Зинһар аңлатып языгыз әле.

Ә.Мәхмүтова,

Базарлы Матак авылы.

Газета укучыбыз юллаган әлеге сорау белән без район прокуратурасына мөрәҗәгать иттек. Прокурор урынбасары Луиза Хәйруллина менә болай җавап бирде:

-Хезмәткәрнең хәрби хезмәткә чакырылуы яисә аны алыштыручы альтернатив гражданлык хезмәтенә җибәрелүе, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 83 нче маддәсе нигезендә, якларның ихтыярына бәйле булмаган сәбәпләр буенча хезмәт килешүен өзү өчен нигез булып тора. Әлеге уңайдан хезмәт килешүен өзгәндә хезмәткәргә ике атналык уртача хезмәт хакы күләмендә пособие түләнергә тиеш. Хәрби комиссариат повесткасы хәрби хезмәткә чакырылган эшче белән хезмәт килешүен өзү өчен нигез булып тора.

Мондый хезмәткәрнең эш урыны сакланмый. Әмма, армиягә (яисә альтернатив хезмәткә) алынып, аннан беренче өч ай дәвамында сәламәтлеге белән бәйле рәвештә азат ителгән хезмәткәр элекке эшенә урнаштырылырга тиеш. Әгәр мондый мөмкинлек булмаса, хезмәткәргә аның ризалыгы белән бүтән эш тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев