Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре балаларына мәктәп букчалары бирелде

Бу көннәрдә Базарлы Матак үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре балаларына мәктәп букчалары бирелде.

Мәктәп бусагасын быел беренче тапкыр атлап керүчеләргә бүләкне баш табиб Светлана Одушкина тапшырды. Районның мәдәният йорты сәхнәсенә 9 малай һәм 2 кыз күтәрелде – балалар бәйрәмчә киенгән, шатлыклары йөзләренә үк чыккан. Зур тамашачылар залына ата-аналар, дәү әни-дәү әтиләр килгән. Алар да бәйрәмдә катнашырга, кадерләп үстергән нарасыйлары белән шатлыклы вакыйганы уртаклашырга теләгән – мондый вакыйга көн дә булмый бит.  
Мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар быел көз Базарлы Матак мәктәбенә баручы 9 укучыга,  Камкада яшәүче (ул Алпар урта мәктәбенә барачак) Рәзил Гатауллинга һәм Юхмачыдан булган Солтан Миңсабировка бирелгән. 
Балаларның ата-аналары эшләгән хастаханә җитәкчесе һәркемне дә әлеге мөһим вакыйга белән котлады. 
–    Әти-әниләрегез районның сәламәтлек саклау тармагында эшли, кеше өчен иң мөһим нәрсә – сәламәтлек сагында тора. Алар эшләрен һөнәри осталык, тырышлык белән, шәхси вакытларын да сарыф итеп, бар җан җылысын биреп башкара. Сез дә тырышып укыгыз – ул сезнең төп хезмәтегез булачак, – диде, балаларга мөрәҗәгать итеп, Светлана Викторовна. 
Быел мәктәпкә әзерләнүчеләрнең әниләре бухгалтер Ландыш Сәлахова һәм шәфкать туташы Малак Юсубова балалар өчен шундый бәйрәм оештырганнары һәм кирәкле бүләкләр биргәннәре өчен, хастаханә җитәкчелеген һәм профсоюз оешмасына рәхмәтен җиткерде. 
Бәйрәм мәдәният йорты хезмәткәрләренең чыгышы белән дәвам итте. Клоуннар, онытылмаслык хатирәләр калдырып, балалар һәм ата-аналарга төрле уеннар уйнатты. 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев