Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матактан Булат Борһанов Ульяновск шәһәрендә узган кекусинкай каратэ турнирыннан алтын медаль һәм велосипед алып кайтты

10 апрельдә Ульяновскида "Волга-Днепр" авиокомпаниясе призларына 8-11 яшьлек малайлар арасында кекусинкай каратэ ярышлары узды. Әлеге турнир космонавтика көненә багышлап үткәрелде. Анда районыбыздан тренер Андрей Зиньков җитәкчелегендә берничә малай чыгыш ясады. Алар арасында Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Булат Борһанов бик әйбәт нәтиҗәләргә иреште. Аңа районыбыз һәм республика данын яклап үзеннән...

10 апрельдә Ульяновскида "Волга-Днепр" авиокомпаниясе призларына 8-11 яшьлек малайлар арасында кекусинкай каратэ ярышлары узды.

Әлеге турнир космонавтика көненә багышлап үткәрелде. Анда районыбыздан тренер Андрей Зиньков җитәкчелегендә берничә малай чыгыш ясады. Алар арасында Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Булат Борһанов бик әйбәт нәтиҗәләргә иреште. Аңа районыбыз һәм республика данын яклап үзеннән олырак һәм зуррак үлчәмдәге көндәшләр белән дә ярышырга туры килә. Булат алтын медальгә, махсус кубокка ия була. Аңа әле тизлекле (скоростной) велосипед та бүләк итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев