Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бердәм Россия”нең Әлки районы җирле бүлеге конференциясендә узган сайлау нәтиҗәләре каралды

24 октябрьдә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе район җирле бүлегенең XXIV конференциясе булды. Аның эше белән партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе бүген 1391 әгъзаны берләштерә. Район конференциясенә 26 башлангыч оешмадан 60 делегат сайланган иде. Форум эшендә аларның барысы да диярлек катнашты....

24 октябрьдә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе район җирле бүлегенең XXIV конференциясе булды. Аның эше белән партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.

"Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе бүген 1391 әгъзаны берләштерә. Район конференциясенә 26 башлангыч оешмадан 60 делегат сайланган иде. Форум эшендә аларның барысы да диярлек катнашты. Моннан тыш, конференциягә

муниципаль район советы депутатлары, предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре, "Бердәм Россия" әгъзалары һәм тарафдарлары чакырылган иде.

Конференция раслаган көн тәртибендәге беренче мәсьәлә - Россия Дәүләт Думасы депутатларын һәм Әлки муниципаль районы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлау кампаниясен үткәрүдә "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсе катнашуның йомгаклары турында - Александр Никошин чыгыш ясады.

-Үткән сайлауда район халкы зур активлык күрсәтте. Сайлаучыларыбызның 99,45 проценты тавыш бирүдә катнашты. Әлки җирендә "Бердәм Россия" ышанычлы җиңү яулады: әлкилеләрнең 99,09 проценты аны яклап тавыш бирде. Ә "Бердәм Россия" партиясеннән бер мандатлы кандидатыбыз Айрат Хәйруллин 89,95 процент тавыш җыйды,- диде Александр Федорович.-Сайлау алды кампаниясе барышында халык белән күп очрашулар, җыеннар үткәрелде, төрле яңа социаль объектлар ачылды. Сайлаучыларның турыдан-туры депутатлыкка кандидатларга сораулар бирү мөмкинлеге булды. Минем уемча, районда сайлау кампаниясе уңышлы узды,- диде район башлыгы.

Конференциядә җирле бүлекчәнең сәяси советы составы яңартылды, яңа эшче төркем сайланды.

Ахырдан "Бердәм Россия" сәяси партиясенә кабул ителүчеләргә Александр Никошин партия билетлары тапшырды. Партия сафларына яңа кушылган Илдар Дәминовка, Әлфирә Сираҗевага, Гөлнур Вәлиевага, Гүзәлия Камаловага, Фәнүзә Сафинага, Рузилә Хәмитовага, Илдар Миңгалиевка хезмәтләрендә һәм җәмәгать эшләрендә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев