Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы тренеры Әхмәров Илдарның шәкертләре шәп көрәшә

Татар-башкорт көрәше буенча Нурлат шәһәре балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең ачык ярышларында 1997 елда һәм аннан соң туган үсмерләребез бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Үз үлчәүләрендә Салават Мәрдиев һәм Илназ Хәмидуллин беренче урынны яуладылар, Рәмис Гарифуллин икенче урынга лаек булды (барысы да Базарлы Матактан). Үргәгардан Адель Мингәрәев өченче урында. Малайларның тренерлары...

Татар-башкорт көрәше буенча Нурлат шәһәре балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең ачык ярышларында 1997 елда һәм аннан соң туган үсмерләребез бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Үз үлчәүләрендә Салават Мәрдиев һәм Илназ Хәмидуллин беренче урынны яуладылар, Рәмис Гарифуллин икенче урынга лаек булды (барысы да Базарлы Матактан). Үргәгардан Адель Мингәрәев өченче урында. Малайларның тренерлары Әхмеров Илдар.

Шул ук педагогның шәкертләре Нурлат районы Чулпан авылында узган билбаулы көрәш ярышларында да җиңүләре белән сөендерделәр. Үз үлчәү категориясендә Рәсим Әхмәров (Базарлы Матак), Ришат Сәгыйров (Түбән Әлки) беренчеләр, Алпардан Анар Масимов, Базарлы Матактан Регина Нуретдинова һәм Регина Зәйнетдинова икенче урында. Ландыш Хисмәтова белән Шәүкәт Нуретдинов (Базарлы Матактан) ирешкән нәтиҗәләр аларга пьедесталның өченче баскычына менү мөмкинлеге бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев