Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эльмира Зарипова Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды

1 декабрьдә районга эшлекле сәфәр белән республиканың социаль яклау министры Эльмира Зарипова килеп китте.

Сәфәрендә аны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде. 
Ильмира Зарипова район хакимиятендә гражданнарны кабул итте, аннары Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Ул биредә яшәүчеләр спорт, кул эшләре, иҗат белән шөгыльләнә алсыннар өчен булдырылган яңа бүлмәләрне карады. Капиталь ремонт ясалганнан соң интернатта массаж бүлмәсе, спорт залы бар. Соңгысында йөгерү юллары, велотренажер, теннис өстәле һәм башка җиһазлар урнаштырылган.
Министр шунда яшәүчеләрне ашатуны, көнкүрешләренең ничек оештырылуын, урын-җир һәм киемнәр сакланган складларны тикшерде. Ул интернатта гомер итүчеләр белән сөйләште, инвалидлар ункөнлеге кысаларында нинди чаралар планлаштырылуын сорашты, коронавирус пандемиясе белән бәйле кисәтү чараларының ничек кулланылуы турында кызыксынды.
Эльмира Зарипова күргәннәрдән канәгать калуын, соңгы елларда биредәге шартларның сизелерлек яхшыруын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев