Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәнис һәм Алия Кәлимуллиннарның көмеш туйлары

Иске Салманда туып үскән якташыбыз Габдулла Кариев исемендәге театр артисты Фәнис Кәлимуллин хатыны Алия белән котлаулар кабул итә. Аларның бүген гаилә коруларына 25 ел – көмеш туйлары.

Фәнис Кәлимуллин туган районы белән тыгыз элемтәдә яши. Ул Сабантуйда, авыл көннәрендә кайтып үзенең моңлы да, дәртле дә җырлары белән якташларының күңелен күтәрә. Аның хатыны Алия дә театр артисты.

Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиева да социаль челтәрләр аша Фәнис белән Алия Кәлимуллиннарга котлау юллаган. Анда мондый юллар бар: “Алдагы юлыгыз якты, бәрәкәтле булсын, иҗат белән үрелеп барсын. Бәхеткә, шатлыкка сөенеп яшәгез!”.

Бу теләкләргә Татарстаның атказанган артисты, Әлки егете Фәнис Кәлимуллинны белгән бик күпләр кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев