Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каен җиләгенең файдасы

- Организмны начар матдә­ләрдән чистартасың килсә, җи­ләк аша.

Анда клетчатка күп, шикәр күләме аз. Аны аш­ка­заны-эчәк, бавыр, артрит, ревматизм, подагра авыруларыннан, матдәләр әйләнешен көй­ләүдә кулланырга мөмкин. Витаминнар иммунитетны ныгыта.

- Җиләккә йогырт, сөт, кефир, эремчек кушып ашау да файдалы. Киптерелгән яфракларын исә чәй итеп эчегез. Җиләк яфрагын кайнату аның файдалы үзлеген киметә. Шуңа күрә аны төнәтергә кирәк. Чәйнеккә бер уч яфрак, аңа 300 мл кайнар су салып төнәтәсе. Аны көнгә ике мәртәбә бер чынаяк эчәргә тәкъдим ителә. Чәйгә бал, каен җиләге вареньесы да кушарга ярый.
- Каен җиләге яфраклары эфир майлары, С витаминына бай. Аны кан басымы югары булганда, хатын-кыз авыруларыннан, буыннар авыртканда, бөер­дә таш булганда, ашказаны җәрәхә­тен­нән интеккәндә кулланыгыз. Әм­ма алдан табиб белән киңәш­ләшергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев