Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картлар табибларга турыдан-туры керә алмаячак? //КАЙДА БАРА БУ ДӨНЬЯ?!

Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

РФ хөкүмәте февральдә кабул ителгән "Стратегии действий в интересах граждан старшего поколения в Российской Федерации до 2025 года" дигән документны бүген кабаттан үзгәртү өстендә эшли.

Үзгәрешләрнең берсе - поликлиникаларда өлкәннәрне кабул итү тәртибен үзгәртү. Аерым яшьне узган авыруларны (әлегә бу 72 яшь) башта шәфкать туташы яки фельдшер кабул итәчәк. Бары шуннан соң гына аларны табибка кертергәме, юкмы икәне билгеле булачак. Имеш, бу өлкәннәрнең кирәксә-кирәкмәсә чиратта торуын киметәчәк икән.

Әмма әлеге үзгәрешләргә каршы кешеләр дә бар. Өлкәннәрнең яшенә карап кына болай аеру дөрес түгел кебек. Шәфкать туташы яки фельдшер дөрес диагноз куя алмаса? Авыру вакытында табибка керә алмаса? Әлеге сорауларга вакыт җавап бирер.

http://baltasi.ru/news/ilda-nilar-bar-ikan/958.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев