Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район прокуратурасы әтисен үтерү белән янаган ир-атка карата дәүләт гаепләвен яклады

​​​​​​​Район прокуратурасы Түбән Әлморза авылында яшәүче 28 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

 

Суд аны РФ Җинаять кодексының 119 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда – үтерү белән янауда, һәм янауның тормышка ашырылу куркынычы булуда гаепле дип тапты.

Судта расланганча, 2021 елның 9 маенда  сәгать 10 белән 13 сәгать 30 минут арасында әлеге бәндә исерек хәлдә әтисе белән низагка керә. Ызгыш вакытында ул, әтисен куркытырга теләп, арттан килеп ике кулы белән аның муенын кысып ала һәм “үтерәм!” дип буа башлый.

Гаепләнүче үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 1 ел 6 айга иреген чикләү җәзасын бирде. 

Суд карары әле законлы көченә кермәде.

Иван Милютин,

район прокуроры ярдәмчесе.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев