Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбендә ризык әзерләү өчен шартлар яхшырды

Базарлы Матак мәктәбе укучылары 1 сентябрьдә яңартылган ашханәдә сыйландылар.

 Уку елы тәмамлануга “Ремтехстрой” җәмгыяте төзүчеләре эшкә кереште һәм кыска гына вакыт эчендә әлеге объектны куллануга тапшырдылар. 
Капиталь төзекләндерү барышында ярдәмче бүлмәләрне кирәгенчә үзгәрттеләр, электр чыбыкларын, инженерлык коммуникацияләрен алыштырдылар, яңа вентиляцияләү системасы куелды (ул замана таләпләренә җавап бирә), шулай ук яңа җиһазлар да сатып алынды. Нәтиҗәдә укучыларны ашатуны оештыру өчен бик яхшы шартлар тудырылды. 
Ризык әзерләү блогына капиталь ремонт республика программасы кысаларында ясалды. Аның смета бәясе 10 миллион сум тора. Шуның 2,7 миллион сумына аш бүлмәсе өчен җиһазлар алынды. Базарлы Матак мәктәбе төбәк программасы буенча төзекләндерү башкарылган беренче мәктәп ул районда. Һәр көнне биредә 650 бала иртәнге һәм төшке ашны ашый. Ризык белән тәэмин итү аутсорсинг системасы буенча гамәлгә ашырыла. Моны “Эдем” фирмасына тапшырганнар. Киләсе елда Чуаш Кичүе мәктәбенең ризык әзерләү блогы яңартылыр дип көтелә. 
Мәктәп ашханәләренә килеп керүгә (алар икәү: берсе башлангыч, икенчесе өлкән сыйныфлар өчен) искитәрлек үзгәрешләрне күрәсең. Ризык әзерләү блоклары стеналары карашны җәлеп итәрлек балалар рәсемнәре төшерелгән плитка белән ябыштырылган, яңа пластик тәрәзәләр, агач ишекләр куелган. Бүлмәләрдә якты, алар иркенәеп киткән. Салатлар куелган витрина янында биек итеп поднослар өелгән. Монысы үз-үзеңә хезмәт күрсәтү өчен. Болар беренче карашка булган үзгәрешләр. Ә эчтә ниләр бар соң? Анда нәрсәләр үзгәргән?
–Хәзер безнең ризык әзерләү блоклары барлык санитар таләпләргә җавап бирә – монысы иң мөһиме. Яшелчә, ит, камыр ризыклары цехларының һәрберсенә аерым бүлмә бирелгән. Моңа өстәп, бинада санүзел һәм душ керү бүлмәләре бар. Безгә өстәмә суыту һәм туңдыру җиһазлары, кыздыру шкафлары, төтен суыргычлар, камыр изү машинасы, иттарткыч, ипи, яшелчә кисү җайланмалары... Кайберләренең исемен дә тиз генә әйтеп булмый. Мәсәлән, менә бу өстәл-тумбага ошаган аппарат пароконвектомат дип атала. Ул үзе генә дә майда кыздыру табасын, духовканы, кыздыру мичен, гади плитәне алыштыра.  Ризык сусыл килеп чыга, файдалы сыйфатларын югалтмый, махсус диета кулланучыларга яраклы. Тагын бер өстенлеге – вакытны һәм мәйданны экономияли,–дип шатлыгы белән уртаклаша ашханә мөдире Лилия Сибгатуллина. 
Электр челтәрен сузу, механизм һәм җиһазларны электрга тоташтыру эшләрен районның “Энерготехсервис” җәмгыяте эшчеләре башкарып чыккан. 
–Цехларны, алардагы җиһазларны урнаштыру мәсьәләләрен Роспотребнадзорның баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов белән киңәшләшеп хәл иттек. Бөтенесендә дә тәртип булсын дидек. Хәзер безнең пешекчеләр карамагында яңа электр плитәләре, өстәлләр, ишекле махсус витриналар, су йомшарткычлар, кисү машиналары бар. Бер сүз белән әйткәндә, ашханәләребездә укучыларны сәламәт һәм сыйфатлы ризык белән тәэмин итү, ашларны төрләндерү өчен бөтен шартлар тудырылган. Моның өчен мәктәп коллективы һәм ата-аналар исеменнән район һәм республика җитәкчелеге адресына рәхмәт белдерәбез,–ди мәктәп директоры Луиза Абдрахманова. 
Яңалыклар турында сөйләгәндә шуны да әйтеп үтик: ашаган өчен түләү яңа технология буенча махсус карталар ярдәмендә башкарыла. Һәр ата-ана баласының карточкасына ашаган өчен акча сала. 
–Класс җитәкчесе һәр көнне укучыларның карталары белән ашханәгә килә һәм тиешле сумманы түли. Бала теге я бу сәбәп белән мәктәпкә килмәгән, бу турыда укытучысын алдан кисәткән икән, аның картасыннан акча алынмый. Бик уңайлы бу. Барлык мәгълүмат компьютерга кертелгән. Менә карагыз, иртәнге аш бүген 35 сум 92 тиен, төшке аш 56 сум торган,–дип яңа системаның уңайлыкларын күрсәтте укытучы Оксана Буланкина. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев