Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Илшат белән Альбина Хәйретдиновлар хат алган

Балаң турында башкалардан җылы сүз ишетү ата-ана өчен зур шатлык. Ә инде армиягә киткән улыңның командиры газизеңне мактап, шундый егет үстергән өчен рәхмәт әйтеп хат та җибәрсә!

Базарлы Матакта яшәүче Илшат белән Альбина Хәйретдиновларга да килгән шундый хат. Уллары Салаватны узган елның көзендә армиягә озаткан булганнар. Ә берничә көн элек хат ташучы аларга зур конверт китергән. Аның эчендә солдатның әти-әнисенә рәхмәт хаты салынган.
–Беләсезме, хатны укыдым да, күзләремә яшьләр килде. Шулкадәр дулкынландым! Улым өчен сөендем дә, горурландым да. Әтисе әйтә: «Кем баласы соң ул? Минем малай!»–ди. Октябрь ахырында кайтуын көтәбез, сау-сәламәт күзебезгә күренсен иде,–дип шатлыгы белән уртаклаша Альбина.
Салаватның командиры хатында мондый юллар бар: «Улыгыз хәрби хезмәтне үтү чорында үзен чын Ватан сакчысы итеп күрсәтте, иптәшләре өчен үрнәк. Ата-ана буларак улыгызга биргән наказны намус белән үти ул. Сакта торганда уяулык күрсәтеп, “террорист”ны тоткарлавы белән ракета дивизиясе штабының куркынычсызлыгын тәэмин итүен дә әйтеп узарга кирәк. Хөрмәтле Илшат Фоат улы, Альбина Әнәс кызы, командование улыгызны әйбәт тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт җиткерә сезгә. Сез чын Ватан сакчысы үстергәнсез. Аның белән лаеклы горурлана аласыз».
Мондый хатка ничек күңел булмасын!
–Улыбыз тыңлаучан бала булды. Тырышып укыды. Мәктәптән соң Казан энергетика көллиятен кызыл диплом белән тәмамлады. Армиядән кайткач институтта читтән торып укырга хыялы. Спорт белән дә кечкенәдән шөгыльләнә, частьләрендә чаңгы, волейбол ярышларында катнашканын да хәбәр иткән иде,–ди әни кеше.
Менә шундый егетебез хезмәт итә Россия армиясендә. Аңа ил каршында бурычын үтәп, исән-имин туганнары янына әйләнеп кайтуын телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев