Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Имәнлек ягы яңа кибетле булды

Базарлы Матакның Имәнлек урамында яңа кибет ачылды. Ул республика программасы нигезендә районыбызда ачылган икенче модульле кибет.

Район үзәге бөтен яктан үсә, яңа урамнар барлыкка килә. Имәнлек урамы ягында да яңа Тимирязев, Көнбатыш, Филиппов урамнары барлыкка килде. Бу як үзенә күрә бер яңа поселокка әверелде. Ә менә азык-төлек кибетенә алар еракка – үзәккә чаклы йөрделәр.

Инде “Наратлык” исеме астында азык-төлек кибете үзләре янында гына хезмәт күрсәтәчәк. Бу кибетне “Эдем” җәмгыяте үз канаты астына алган. Кибет ачылу шунда яшәүчеләр өчен үзенә күрә зур шатлык. Әнә әлеге тантанага тирә-күрше урамнардан да байтак халык җыелган.

–Бездән бу урамда кибет ачуны биредә яшәүчеләр күптән сораган иделәр инде. Менә “Татпотребсоюз” җәмгыяте бу мәсьәләдә ярдәм итте – модульле бина торгызу программасына кертте. Ә инде эдемлеләр халык ихтыяҗын кайгыртып төрледән-төрле азык-төлек белән тәэмин итәрләр,– диде район башлыгы Александр Никошин.

Әлеге тантанада “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Рашат Шәймарданов, “Эдем” җитәкчесе Гөлнур Сафина халыкны яңа кибет ачылу белән котладылар.

Район якташлар җәмгыяте рәисе, Казан кооператив институты ректоры, Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева исә барлык әлкилеләрне Яңа ел белән тәбрикләде.

–Әлки районы зур үсештә, Алдагы елда да биредә шундый яңа корылмалар ачылып торсын,–дигән теләген ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев