Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: катлаулы чирдән Шәйхетдинов Исламетдин Сәлахетдин улы вафат булды

Район җәмә-гатьчелеге авыр югалту кичерде – 13 сентябрьдә катлаулы чирдән Шәйхетдинов Исламетдин Сәлахетдин улы вафат булды. 

 
Исламетдин Сәлахетдин улы 1930 елның 7 июнендә районыбызның Яңа Камка авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 11 яшь була. Авыл ир-атларының күпчелеге фронтка алынгач, авыр хезмәт хатын-кызлар һәм үсмерләр җилкәсенә кала. Исламетдин бик иртә эшли башлый. “Кызыл Йолдыз” колхозында олылар белән беррәттән Бөек Җиңүне яулауга үз өлешен кертә. 
Аның хезмәт кенәгәсендә беренче булып болай дип язылган: “1957 елда “Актай” совхозына урнашканчы 15 ел хезмәт стажы тупланган”. Кечкенәдән авыр хезмәткә күнегеп үскән Исламетдин бернинди эштән дә курыкмаган. 1965 елда аның оештыру сәләтен, эш сөючәнлеген исәпкә алып Иске Алпар фермасына бригадир, ике елдан бүлекчә идарәчесе итеп билгелиләр. 1975 елда “Актай” совхозының дүртенче бүлекчәсе – хуҗалыкның иң йомшак участогы белән идарә итүне йөклиләр. Кыска гына вакытта ул җитәкләгән бүлекчә югары нәтиҗәләргә ирешә. Шуннан соң аны икмәк комбинаты директоры итеп күчерәләр. Исламетдин Сәлахетдин улына иң авыр, җаваплы эшләрне ышанып тапшыралар, чөнки уңышка ирешәсен беләләр. 1981 елда ул Әлки катнаш азык заводын җитәкли. Директор булып эшләгән чорында предприятиедә яңа корпуслар төзүгә, кул хезмәтен алыштырырлык яңа җиһазлар сатып алуга ирешә. Пенсиягә Исламетдин ага район почта үзелыннан китә, анда ул почтаны озату өчен җаваплы була. Бу эшне дә намус белән башкара. 
Исламетдин Сәлахетдин улы дини гаиләдә туып үсә, балачактан күп догалар белә, исламга таянып яши. Лаеклы ялга чыккач аны район үзәге мәчетенә имам итеп сайлап куялар. Ә 1991 елда ул район мөтәсибәтен җитәкли. Мөхтәсиб булып эшләгән чорында күпләп мәчетләр төзелә, мәхәлләләр теркәлә, мөселманнарны укыту оештырыла, иң ерак авылларда да гыйбадәтләр кылына башлый.
Ислам ага йомшак күңелле, игътибарлы, ачык йөзле кеше иде. Җылы сүзе, динле булуы белән авыруның күңеленә ышаныч иңдерә, катлаулы хәлдәге кешегә ярдәм итә, киңәш бирә иде ул. Кирәк чакта район җитәкчелеге ярдәменә таянды. Абруе нык иде мәрхүмнең, Исламетдин хәзрәтне республика Нәзарәтендә дә хөрмәт иттеләр, фикеренә колак салдылар. Исламетдин хәзрәт район мөхтәсибәтен чирек гасырдан артык җитәкләде.
Әхлакый-рухи традицияләрне үстерүгә, үзара аңлашуны һәм конфесияләр арасындагы теләктәшлекне ныгытуга керткән өлеше өчен Исламетдин Сәлахетдин улы Шәйхетдинов Татарстан Республикасының “Намуслы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде (2016 ел).
Ару-талуны белмәс хезмәт кешесе, башкаларга көч һәм тормышка ышаныч өләшә белгән, яңа заманда ислам динен торгызучыларның берсе булган Исламетдин хәзрәтнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.
А.Ф.Никошин, И.В.Юсупов, Р.А.Билалов, С.Н.Балакирев, Ф.Ф.Фәттахов, И.Г.Сәлахиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев