Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Мөхәммәтшиннар гаиләсе Татарстан Президенты белән очрашуга барды

Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым республиканың абруйлы, дәрәҗәле гаиләләрен кабул иттеләр. Безнең районнан әлеге тантанада Рәшит һәм Миңзифа Мөхәммәтшиннар катнашты.

Эш-гамәлләре күпләргә мәгълүм
... Аларны әлкилеләрнең күбесе беләдер, чөнки Рәшит Касыйм улы белән Миңзифа Зәки кызы икесе дә район икътисадын үстерү өчен зур өлеш керттеләр. Рәшит – төзүче, аның җитәкчелегендә төзелгән, ремонтланган объектларны санап чыгу хәзер инде мөмкин эш тә түгелдер. Авылларда, Базарлы Матакта балаларыбыз белем алган мәктәпләр, хәлебез китеп, чирләп алсак, табиб ярдәменә өметләнеп барган ФАПлар һәм участок хастаханәләре биналары, клублар, гаиләләр куышы – җылы, иркен өйләр... Ә күпме сәнәгать объектлары төзелеп куллануга тапшырылган! Хәзерге вакытта да иң катлаулы я булмаса кечкенә бюджетлы (андыйлары да була) төзелешләрне Рәшит Мөхәммәтшин җитәкләгән “Строитель и К” оешмасына ышанып тапшыралар.
Миңзифа апа исә Казан кооператив техникумында белгечлек алгач, шулай ук үз ягыбызда, сәүдә өлкәсендә эшли башлый һәм гомере буе район кулланучылар җәмгыятендә бухгалтер булып эшли, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.

Мәктәптә үк күзе төшкән
Ләкин хикәябез Мөхәммәтшиннарның эшлекле сыйфатларыннан битәр тату зур гаиләләре турында бүген. Икесе ике Чаллыдан булган егет белән кыз ничек итеп бер-берсен тапканнар да, бер сукмактан атлап киткәннәр соң? Бу турыда Миңзифа апаның үзеннән сораштык, билгеле. Чөнки яшьлек хатирәләре бөтен нечкәлекләре белән нәкъ менә хатын-кыз күңелендә саклана бит.
–Безне Яңа Чаллы мәктәбе таныштырды – күрше авылдан тугызынчы сыйныфта безгә малайлар-кызлар килеп кушылды. Әле бүгенгедәй хәтерлим: Рәшит иң арттагы партада, ә мин исә алгы рәттә утырабыз. Сизмәгәнмен генә, ул гел миңа карап утырган икән бит! Күп еллар үткәч әйтте Рәшит бу турыда.
Күрәмсең, егет кыюсызрак булгандыр, ике ел бер сыйныфта укып та, классташына хисләрен ачып салмый, охшатып йөрүен белгертми бит.

Насыйп ярың булгач...
–Мәктәпне тәмамлагач, юлларыбыз аерылды – Рәшит укырга дип Мәскәүгә үк китеп барды, ә мин Казанга юл тоттым, кооператив техникумына укырга кердем. Көннәрдән бер көнне Рәшиттән хат килеп төшмәсенме! Мин дә җавап яздым. Мөгаен, күңелем аңа тартылмаса, хатын җавапсыз калдырган булыр идем. Күрәсең, йөрәгемдә аңа карата ярату хисләре бөреләнгән булган инде,–дип хикәясен дәвам итә Миңзифа апа.
Ил башкаласында төпле белем алган яшь белгеч Мөхәммәтшин, гәрчә кызыгырдай башка тәкъдимнәр булса да, туган ягына эшкә кайта. Хәзер инде аңлашыла булыр – аны мөгаен Әлки районында үзен көтеп торучы сөеклесе булу да тарткандыр.
–Менә шулай кавыштык без. Башта Юхмачыда яшәдек, чөнки Рәшитне андагы күчмә колоннага баш инженер итеп куйдылар. Мин шундагы ваклап сату предприятиесендә бухгалтер булып эшләдем. Аннары игезәкләребез туды, аларга Наил һәм Наилә дип исем куштык. Шатлыгыбызның иге-чиге булмады – берьюлы улыбыз да, кызыбыз да бар бит!–дип тормышларының ничек башлануын сөйли Миңзифа ханым.
Бала туу бер шатлык булса, Мөхәммәтшиннарга икеләтә сөенече язган икән бит! Һәм икеләтә борчу-мәшәкатьләре дә, билгеле. Әле генә әни булган яшь хатын аптырап та кала, билгеле, нәниләрне ничек үстерермен дип уйлый. Ярый әле каенанасы Рәйсә апа: “Хастаханәдән туры безгә кайтыгыз, балаларны бергәләп үстерербез”,–ди.
–Рәйсә әниебез бик акыллы, уңган, йомшак күңелле, мөлаем кеше иде. Ул миңа эше белән дә, киңәшләре белән дә бик нык ярдәм итте. Бакыйлыкка күчүенә күп еллар үтсә дә, мин аны сагынып искә алам,–ди әңгәмәдәшем.

Балалар уңышы – ата-ана горурлыгы
Игезәкләргә берәр яшь тулып, аларны карау бераз ансатлангач, Мөхәммәтшиннар гаиләсе Базарлы Матакка күченә. Рәшит Касыйм улы район архитекторы, Миңзифа райпода бухгалтер булып эшли башлыйлар. Бераздан гаилә күпбалалыга әйләнә – игезәкләр янына кызлары Римма өстәлә. Гомер тиз уза бит ул – менә балалар инде мәктәп укучылары булган, әти-әниләрен сөендереп гел “бишкә” генә укыйлар. “Мин аларны беркайчан дәрес әзерләргә мәҗбүриләмәдем, күңелләрендә белемгә омтылыш зур булды. Өчесе дә мәктәпне көмеш медаль белән тәмамладылар, аннары югары белем алдылар”,–ди ана кеше, горурлыгын яшермичә. Әйе, горурланырлык та бит шундый ул-кызларың белән! Наил белән Наилә дә, Римма да тырышып укудан тыш активлыклары белән дә аерылып торалар. Болар барысы да яшьләргә тормышларында бик тә кирәк була: Наил бүгенге көндә Татарстан Президенты аппаратының төбәкләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе. Наилә белән Римма “Строитель и К” оешмасының җитештерү-техник бүлегендә эшлиләр. Берсе бүлек начальнигы, икенчесе шунда ук инженер. Алар инде әти-әниләрен әби-бабай итәргә өлгергәннәр – Рәшит белән Миңзифаның дүрт оныгы бар.

Президент белән очрашу
Менә шундый һәръяклап хөрмәткә лаек гаилә безнең район исеменнән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым ел да үткәрә торган очрашуда катнашу бәхетенә ия була.
–Казан Кремленең Кабул итү залында безне зур хөрмәт күрсәтеп каршы алдылар. Бик күңелле, җылы очрашу булды бу. Күңелдә уянган дулкынлану, шатлык хисләрен бернинди сүзләр белән дә аңлатып булмый,–ди Миңзифа ханым. Ә Рәшит Касыйм улы болай дип өсти:
–Президент, аның тормыш иптәше белән очрашу безнең өчен зур горурлык. Бу вакыйганы без хәтеребездә озак сакларбыз. Казаннан алып кайткан тәэсирләрне якыннарыбыз белән дә уртаклаштык. Миңа барысы да бик ошады.
... Гомер юлларында төрлечә сыналып, авырлык килгәндә бер-берсенә терәк булып, аңлашып яшәгән бу гаилә башкаларга матур үрнәк. Ә Миңзифа хыным үзенең хатын-кыз бәхете турында болай ди:
–Матур тормышыбызга шатланып, мин: “Ярый әле безнең авылга укырга килгәнсең, сиздерми генә миңа карап торгансың да, ике елдан кабат мине тапкансың!”–дип шаярткалыйм.
Аңа өстәп, никахыгыз күкләрдә язылгандыр, дияргә генә кала...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев