Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Прасковья Григорьевнаны бик күпләр белә һәм хәтерли

27 августта гаиләбезгә зур кайгы килде: туган көненә ике ай кала  безнең барыбыз өчен дә кадерле кешебез – сөекле әниебез якты дөнья белән хушлашты. Аңа 92 яшь тулып килә иде. 

 
Әниебез Прасковья Григорьевна Лисенкова-Королева гомерен туган ягы Әлки районында үткәреп, аны медицинага багышлады. Үзәк район хастаханәсендә 40 елга якын фельдшер булып эшләде ул. Прасковья Григорьевнаны бик күпләр белә һәм хәтерли. Мөгаен, ул вакытларда әни ярдәм итмәгән бер генә кеше дә калмагандыр. Көндез генә түгел, төнлә дә кирәге чыга иде аның авылдашларына, чөнки еш кына бәбили башлаган хатыннар янына чакыра иделәр үзен. Төне буе аларга ярдәм итә, ә иртән берни булмагандай эшенә китә. Хәле начарайган туганнары янына еш чакыралар иде әнине, ул бит уколлар да ясый иде. Әниебез тыныч холыклы, кешеләргә карата мәрхәмәтле хатын иде. Кулы җиңел, диләр иде аның хакында, чөнки уколларны бик ансат, бер дә авырттырмыйча ясый иде әнкәй.
Төп эшеннән кала да күп вазыйфа-йомышлар йөкли иделәр аңа. Аларны бер дә авырсынмыйча тиз һәм җиренә җиткереп үтәде әни. Күп еллар медицина хезмәткәрләре һөнәри берлегенең район комитетында казначы булып торды. Хастаханәдә ничә ел эшләсә, шуның кадәр үк хәрби комиссариатның чакырылыш комиссиясе секретаре вазыйфаларын үтәде. 
Эшләү дәверендә халык арасында югары абруй, ихтирам казанды. Аны коллективында яраттылар, тырышлыгын мактадылар. Хезмәттәге уңышлары дәүләт тарафыннан югары бәяләнде – әниебез күп тапкырлар Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде. Берничә тапкыр халык депутатларының район һәм авыл советларына депутат итеп тә сайланды ул. 
Хәзер безнең әниебез юк инде... Һәрвакыт ярдәм итә, юата белгән, үзенең акыллы киңәшләре белән ялгыш адымнардан саклаган шундый әниебез булу безне бәхетле итте. Һәрберебезнең тормышында ул бик тә мөһим кеше иде.  Сизәбез, безгә аның күңел җылысы җитмәячәк, аның янына кунакка да бара алмаячакбыз, шылтыратыр кешебез дә калмады.
Соңгы теләген искә алып, әнкәебезне туган авылында, алдан дөньядан киткән якыннары янәшәсендә Базарлы Матак  зиратында җирләдек. Дөрес, 30 елдан артык әниебез кече кызы Валентина гаиләсендә торды, башта оныкларын, аннары аларның балаларын карашты. Алары әбиләрен өзелеп яраттылар. Шул уңайдан кече оныгы Евгений Гусевка аерым рәхмәт әйтәсем килә: ул әбекәен соңгы юлга озату буенча барлык чыгым-мәшәкатьләрне үз өстенә алды.
Кайгы-хәсрәт белән тулы бу көннәрдә янәшәбездә дус-туганнарыбыз булып, безне ялгыз калдырмадылар, төрлечә ярдәм иттеләр. Моның өчен барыгызга да рәхмәт. Яхшылыгыгыз үзегезгә, якыннарыгызга әйләнеп кайтсын. Сезгә нык исәнлек, әниебезгә авыр туфрагының җиңел булуын телибез. 
Мәрхүмәнең кызлары Раиса, Валентина, кияве Александр, оныклары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев