Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үткәрелде

Район үзәгендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үткәрелде. 22 июнь - илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Шул көн алды кичендә район үзәгендә яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алды.  Билгесез солдат һәйкәле янында җыелучыларга беренче булып район башлыгы Александр Никошин мөрәҗәгать итте. 
-    81 ел элек миллионнарча ватандашыбызның гомерен өзеп, һәр гаиләгә кайгы китергән дәһшәтле сугыш башлана. Ил өстенә төшкән бәхетсезлек бар Совет халкын берләштерә. Алар Бөек Җиңү өчен барысын да эшләп, үз гомерләрен дә корбан иткән. Илебез азатлыгы өчен корал тотып көрәшүчеләр саны елдан-ел кими бара. Бүгенге көндә районда бары тик бер генә сугыш шаһиты яши. Ул – Түбән Әлкинеке Хаҗим Мәрдегалләм улы Фәхретдинов. Без сугыш кырында һәм дошман тылында җиңү өчен көрәшкән һәркем алдында баш иябез.  Дошман белән көрәшеп һәлак булучылар мәңге хәтердә сакланыр, - диде район җитәкчесе. 
Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев үз чыгышында эзләнү эшләре алып барылу сәбәпле Әлки җирлегеннән фронтка китүчеләр саны буенча мәгълүматларның үзгәреп торуын әйтте. 
-    Соңгы саннар мондыйрак: 9092 әлкиле сугышка киткән, шуларның 5192 се сугыш кырында ятып калган. Ул һәр гаилә дә диярлек зур кайгыны кичергән дигән сүз. Без, җиңүчеләрнең дәвамчылары, ул куркыныч елларны онытмаска тиеш, - дип ассызыклады хәрби комиссар. 
Ул, якташларга мөрәҗәгать итеп, безнең якты киләчәк өчен кан койган туганнары турында балалары һәм оныклары белән сөйләшергә вакыт табарга үтенде.
Районның ветераннар һәм пенсионерлар җәмгыяте рәисе Ришат Хәлиуллин митингка җыелучыларга туган телдә мөрәҗәгать итеп:
-    Без бүген фашист гаскәрләре илебезгә һөҗүм иткән курыныч көнне искә алабыз. Әлеге канкойгыч еллар 27 миллион Совет кешесенең гомерен өзә. Меңнәрчә авыл, шәһәрләр юкка чыга, - диде.
Ул туган җиребездә башка беркайчан да сугыш утлары дөрләмәсен, дип теләде. Бирегә җыелучыларга да исән-сау, озын гомерле булырга язсын дип, шәхси теләкләрен җиткерде. 
Митингта шулай ук район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев һәм благочинный Андрей Зиньков чыгыш ясадылар. 
Аннары Илебезне азат итүдә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.  
Чыгышлар тәмамланганнан соң, һәйкәл баскычына чәчәк бәйләмнәре куелды, шәмнәргә утлар кабызылды. Һәйкәл янына беренчеләрдән булып, честь биреп, эчке эшләр хезмәте ветераннары һәм хезмәткәрләре килде. Тыл хезмәтчәннәре, сугыш елы балалары да һәйкәл баскычында озак кына басып тордылар. 
Аннары шәмнәрне хәрби-патриот клубы әгъзалары, яшь армиячеләр, Базарлы Матак кешеләре кабызды.
Митинг исә “Әфганнан Чечнга кадәр“  ансамбле башкаруында патриотик җырлар белән төгәлләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев