Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “баһадиры” Газинур Фәттахов гер спорты буенча дөнья чемпионы исемен яулады

Каргада яшәүче Газинур Фәттахов Казахстанның Актүбә шәһәрендә узган гер спорты буенча дөнья чемпионатыннан җиңү яулап кайтты. "Алинә" универсаль спорт залы тренеры, СССР спорт мастеры Газинур Фәттахов быел май аенда Польшада узган бәйгедә гер спорты буенча Европа чемпионы исемен алган иде. Бу аңа гер спорты буенча дөнья чемпионатында катнашу хокукы бирде....

Каргада яшәүче Газинур Фәттахов Казахстанның Актүбә шәһәрендә узган гер спорты буенча дөнья чемпионатыннан җиңү яулап кайтты.

"Алинә" универсаль спорт залы тренеры, СССР спорт мастеры Газинур Фәттахов быел май аенда Польшада узган бәйгедә гер спорты буенча Европа чемпионы исемен алган иде. Бу аңа гер спорты буенча дөнья чемпионатында катнашу хокукы бирде. Һәм менә 26-30 октябрьдә Казахстанда үткәрелгән чемпионатта Газинур Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады. Авырлыгы 95 килограмм үлчәмле 50-54 яшьлек ир-егетләр арасында гер күтәрү буенча аңа тиңнәр табылмый. Ул 24 әр килолы ике герне иң күп чөюче буларак җиңү яулый һәм пьедесталның иң югары баскычына күтәрелеп, алтын медаль белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев