Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

3 гыйнварда Базарлы Матакның Үзәк паркында бәйрәм була

Яңа елны каршылау иң күңелле һәм иң озын бәйрәм. Алда безне 8 көнлек яллар көтә. Мәдәният хезмәткәрләре аларны кызыклы итү өчен әлкилеләргә төрле бәйрәм чаралары тәкъдим итәләр. 30-31 декабрьдә район мәдәният йортында, авыл клубларында Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында Чыршы бәйрәмнәре узачак. Ә 1 гыйнварга каршы төндә һәм яңа...

Яңа елны каршылау иң күңелле һәм иң озын бәйрәм.

Алда безне 8 көнлек яллар көтә. Мәдәният хезмәткәрләре аларны кызыклы итү өчен әлкилеләргә төрле бәйрәм чаралары тәкъдим итәләр. 30-31 декабрьдә район мәдәният йортында, авыл клубларында Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында Чыршы бәйрәмнәре узачак. Ә 1 гыйнварга каршы төндә һәм яңа 2017 елның беренче сәгатьләрендә безне паркларда, авыл үзәкләрендә куелган чыршылар тирәсендә күңелле тамашалар көтә.

3 гыйнварда Базарлы Матакның Үзәк паркында "Уйна гармун, яңгыра такмак!" дигән музыкаль бәйрәм һәм Кыш бабай белән Кар кызлары парады үткәрелә. Ул 10.00 сәгатьтә башлана. Бу бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала.

7 гыйнварда шул ук паркта балалар өчен Раштуа уеннары булачак. Алар 14.00 сәгатьтә башлана. Ә район киноучреждениесе каникулларда кинотеатрда балалар өчен 14.00 сәгатьтә төрле фильмнар күрсәтүне планлаштырган. Киноны мәктәпләргә барып та күрсәтәчәкләр. Шулай ук өлкәннәрне дә чакыралар кинотеатрга: "Экипаж", "Ледокол" кебек мавыктыргыч фильмнарны карарга була. Әле ял көннәренең берсендә 3D форматлы кино да күрсәтеләчәк икән.

Әлкилеләрне "Алинә" спорт залында, "Ләйсән" бассейнында, боз шугалакларында, чаңгы юлларында көтәләр. Бәйрәм өстәлләре артыннан чыгып, сәламәтлекне ныгытырга теләүчеләр тренажерлар залында мускул ныгыта, тирән суда йөзеп фигурасын тәртипкә китерә алачак.

Алда - бәйрәм һәм озын яллар. Аларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрик. Моның өчен районда мөмкинлекләр җитәрлек бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев