Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы халкы да электрон хезмәтләрдән активрак файдалансын иде

Халыкка электрон хезмәтләр күрсәтү буенча Татарстан Россиядә беренче урынга чыкты. Республика халкының 65 проценты uslugi.tatarstan.ru порталыннан файдалана. Уңайлы һәм тиз электрон хезмәтләр халык арасында елдан-ел популярлык казана. Тик менә безнең Әлки районы электрон хезмәтләрдән бик аз файдаланучы муниципаль берәмлекләр рәтендә. "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр саны даими...

Халыкка электрон хезмәтләр күрсәтү буенча Татарстан Россиядә беренче урынга чыкты. Республика халкының 65 проценты uslugi.tatarstan.ru порталыннан файдалана. Уңайлы һәм тиз электрон хезмәтләр халык арасында елдан-ел популярлык казана. Тик менә безнең Әлки районы электрон хезмәтләрдән бик аз файдаланучы муниципаль берәмлекләр рәтендә.

"Дәүләт хезмәтләре" порталы аша халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр саны даими артып тора. Алар арасында бик еш кирәклеләре дә бар. Мәсәлән, ай саен торак- коммуналь хезмәтләр өчен шушы порталда түләү бик уңайлы - банк я почтада чират торып вакыт уздырасы да юк, квитанция тутырып та азапланасы түгел. Бер тапкыр порталда теркәлеп, шәхси кабинетыңны булдырасың, ай саен өйдән торып кына электр, газ, су, телефон өчен тиешлесен түләп кенә барасың. Инде квитанциясез "торып булмый" дип уйласаң, анысын да бастырып алырга була.

Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы халыкка нәрсәләр тәкъдим итә, шуны карыйк әле. Интернет челтәрен ачып, мәгълүмат эзләү тәрәзәсенә "госуслуги" дип язуга килеп чыга ул портал. Үзенә үзе реклама ясап, портал шәхси кабинет булдырырга тәкъдим итә. Чөнки болай эшләгәндә смартфон я компьютерыгызга салым һәм штрафлар турында хәбәрләр, балагызның электрон көндәлегендәге билгеләр, торак-коммуналь хезмәтләр өчен счет һәм башкалар килеп торачак.

Электрон хезмәтләр арасында социаль яклау белән бәйлеләре мондый: пособие, субсидия, төрле түләүләр, компенсация сорап гариза җибәрергә була. Монда өйдән торып кына табибка язылырга, ЗАГС бүлегенә гариза җибәрергә, күчемсез милек белән операцияләр үткәрергә, росреестрга мөрәҗәгать итеп төрле документлардан өземтәләр алдырырга, хәтта аучы билеты сорап гариза юлларга була. Һәм хезмәтләр моның белән генә дә чикләнми, киресенчә, аларның саны артып тора. Әйтик, эш эзләү, хәйриячелек белән шөгыльләнү, сатып алырга җыенган аракының ялган түгелме икәнлеген тикшерү… Аларның һәрберсе белән танышкач, бигрәк уңай икән бит, диеп куясың Ә бер өйрәгәч, ник күптән бу портал белән дуслашмадым икән, дисең.

Әлкилеләр арасында да "Дәүләт хезмәтләре" порталыннан файдаланучылар саны артсын иде. Ә бит һәр яңалыкны кабул итәргә әзер яшьләр "ярата" аны. Инде өлкәннәр дә акрынлап өйрәнәләр. Чөнки, олылар әйтмешли, дөньясы шуңа бара. Без генә артта калмабыз бит инде!?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев