Әлки районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасын ремонтлый башладылар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасының болдыры өр-яңа төс ала. Ике катлы бу зур бинаның тышкы ягын "Строитель и К" җәмгыяте эшчеләре ремонтлый башлады. Башта алар бина тирәләрен һәрьяктан бетонлап чыктылар (отмостка). Ә хәзер болдырны капиталь төзекләндерәләр. Болдырның түбәсе өр-яңадан ябылды, баскычлар да яңартыла. Моннан тыш, инвалидлар өчен пандус...
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасының болдыры өр-яңа төс ала.
Ике катлы бу зур бинаның тышкы ягын "Строитель и К" җәмгыяте эшчеләре ремонтлый башлады. Башта алар бина тирәләрен һәрьяктан бетонлап чыктылар (отмостка). Ә хәзер болдырны капиталь төзекләндерәләр. Болдырның түбәсе өр-яңадан ябылды, баскычлар да яңартыла. Моннан тыш, инвалидлар өчен пандус та эшләнәчәк. Бу бинада, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән тыш, бердәм исәп-хисап үзәге, ра йон үзәк китапханәсе, Роспотребнадзорның территориаль бүлеге, район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятьләре бүлмәләре һ.б. урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев