Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бадминтон буенча республика ярышлары узды (+ фото)

Узган атнада "Алинә" универсал спорт залында бадминтон буенча Татарстан Республикасы кубогына яшүсмерләр һәм олылар арасында ярышларның өченче этабы узды. Ярышларны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Александр Никошин, Татарстан бадминтон федерациясенең күзәтчелек советы рәисе, республиканың Хисап палатасы рәисе Алексей Демилов, бадминтон федерациясе президенты Юрий Чалыгин катнашты. Бадминтон соңгы елларда безнең Татарстанда...

Узган атнада "Алинә" универсал спорт залында бадминтон буенча Татарстан Республикасы кубогына яшүсмерләр һәм олылар арасында ярышларның өченче этабы узды. Ярышларны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Александр Никошин, Татарстан бадминтон федерациясенең күзәтчелек советы рәисе, республиканың Хисап палатасы рәисе Алексей Демилов, бадминтон федерациясе президенты Юрий Чалыгин катнашты.

Бадминтон соңгы елларда безнең Татарстанда популярлашып китте. Спортның бу уен төре кеше сәламәтлеге өчен гаять файдалы. Бердән, аның белән шөгыльләнүчеләр җитез хәрәкәтле булалар. Икенчедән, бадминтон балаларның күременә уңай йогынты ясый. Шуның өстенә, бадминтон белән шөгыльлнү өчен әллә ни зур чыгымнар кирәкми, ракетка, сетка һәм волан булса, шул җитә. Мөгаен, авыл җирендә дә бадминтонны күпләр үз итәр, бигрәк тә балалар, яшьләр аның белән актив шөгыльләнә башларлар әле.

Бадминтон - ике кеше уены, парлап уйнаганда дүрт спортчы катнаша. Бадминтонның кагыйдәләрен мәктәпләрдә дә өйрәтә башладылар. Тиздән һәр мәктәптә бадминтон ярышлары үтә башлар һәм үз осталарын үстерер алар. Монысы киләчәктә. Әлегә исә безнең районда бадминтон буенча республика беренчелеге үткәрелде.

Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән 19 команда, ягъни 400 ләп спортчы катнашты ярышларда. Аларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

-Спорт белән шөгыльләнүче яшьләр тормышта үз урыннарын ансатрак табалар, мәгънәле яшиләр. Гомумән, спорт яшь кешенең аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Сезне үзебездә кабул итә алуыбызга бик шатбыз. Һәркайсыгызга уңышлар телим. Әлки җирендә яңа дуслар табып, зур канәгатьләнү хисе алып китсәгез иде,-диде ул.

Татарстан бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин кунакчыл каршы алганнары өчен хуҗаларга рәхмәтен җиткерде. Ул:

-Бадминтон ярышларын республика дәрәҗәсендә үткәрү өчен биредә бөтенесен эшләгәннәр. Киләчәктә шушы төбәктән чыккан бадминтон чемпионнарын да күрербез әле,-дип өметләндерде.

Аннары "Алинә" спорт залы әллә ничә мәйданчыкка бүленеп, ярышлар башланып китте. Моңарчы бадминтон ярышларын күргәнем юк иде. Ул зур теннистан нык аерыла икән. Ике арада очып торучы волан дигәне каурыйдан ясалган. Спортчы ракеткасы белән аңа хәйран гына көчле итеп сугып җибәрә. Зур тизлек белән очкан волан икенче спортчыга барып җиткәнче акрыная. Шуңа күрә бадминтончы һәрвакыт киеренкелектә, ул воланның кая юнәлгәнен тоеп, мәйданчыкның теләсә кайсы почмагына бик тиз барып җитәргә һәм воланны кабул итеп өлгерргә, үзе дә аны көндәше ягына оста итеп озата белергә тиеш. Әйткәнемчә, чын волан каурыйдан эшләнә, һәр уенчының ракеткасы исә үзенеке, ул аңа ияләшкән, кулы әйбәт тоя, сизә.

Менә ярышны оештыручылар кортларга (мәйданчык) беренче уенчыларны чакыра. Һәр кортның үз хөкемдары. Алар нәтиҗәләрне язып баралар. Күренеп тора, биредә һәркем үз эшен яхшы белә һәм төгәл башкара.

Кыска гына ял минутларында район мәдәният йорты үзешчәннәре җырлы-биюле тәнәфесләр оештырдылар. Шулай ук спортчыларны, тренерларны ашату, яшәтү шартлары да әйбәт иде. Соңрак федерация җитәкчелеге дә, кунаклар да республика чемпионатын югары әзерлектә үткәргән өчен район җитәкчелегенә, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт җиткерделәр.

Икенче көнне кичкә таба бадминтон буенча Татарстан Республикасы кубогының өченче этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Кызганычка каршы, әлегә җиңүчеләр арасында Әлки яшьләре юк. Призлы урыннарны күбрәк Казан, Түбән Кама шәһәрләре, Алексеевск районы спортчылары алды. Шунысы яхшы, безнең бадминтончыларыбыз шундый югары дәрәҗәдә үткән ярышта катнашып сыналдылар, чирканчык алдылар. Ә җиңүләр әле алдадыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев