Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Экстремизмга – юк!”девизы астында җиңел атлетика кроссы үткәрелде. ФОТО

Узган шимбәдә район үзәгендә "Экстремизмга - юк!"девизы астында җиңел атлетика кроссы үткәрелде.

Анда мәктәп укучылары, оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре - 200 дән артык кеше катнашты. Йөгерешкә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова сәламләде. Ул экстремистлык, террорлык кебек яман күренешләргә бердәмлек, уртак көч белән каршы торуның әһәмиятлелегенә басым ясады. Мария Андреевна шулай ук яшьләрне экстремистлык, радикальлек кебек куркыныч идеяләрдән аралауда спортның роле зур булуын билгеләп үтте, һәркемне спорт белән дус булырга өндәде. Район мәдәният йорты үзешчәннәренең физкультура-спорт, сәламәт яшәү рәвеше турындагы җырлары да чараның идеясына аваздаш булды.

Менә кросска старт бирелде. Малайлар-кызлар, аннан соң оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре район үзәгенең Ленин, Крайнов урамнары буйлап йөгерделәр. Укучылар арасында Базарлы Матак урта мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Иске Матак мәктәбе укучылары - икенче, Чуаш Борнае командасы өченче урынны алды.

Оешмалар арасында Иске Матак авылы йөгерешчеләре җиңү яулады. Алардан соң - Базарлы Матак урта мәктәбе командасы. Район үзәк хастаханәсе, гимназия, мәдәният бүлеге һәм китапханә хезмәткәрләре өченче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: призеры Спортзал "Алина"