Әлки районыннан Газинур Фәттахов Татарстан данын яклаячак
Казанда үткән троеборье буенча республика беренчелегендә катнашып, Газинур Фәттахов 50-59 яшьлек ветеран спортчылар арасында өченче урынны алып кайтты. Штанганы яткан килеш күтәреп, аның белән чүгәләп, ул 475 килограммлы нәтиҗә күрсәткән. Октябрь ахырында якташыбыз Казахстанның Актүбә шәһәренә җыена. Ул анда гирь спорты буенча дөнья чемпионатында катнашачак. Татарстан өчен берүзе чыгыш ясаячак...
Казанда үткән троеборье буенча республика беренчелегендә катнашып, Газинур Фәттахов 50-59 яшьлек ветеран спортчылар арасында өченче урынны алып кайтты.
Штанганы яткан килеш күтәреп, аның белән чүгәләп, ул 475 килограммлы нәтиҗә күрсәткән. Октябрь ахырында якташыбыз Казахстанның Актүбә шәһәренә җыена. Ул анда гирь спорты буенча дөнья чемпионатында катнашачак. Татарстан өчен берүзе чыгыш ясаячак Газинур. Җиңү юлдаш булсын аңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев