Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Олег Григорҗев кеше талаган өчен суд каршына басты

Юхмачы авылында яшәүче Олег Григорьев кеше милкен талаган өчен суд каршына басты. Узган елның сентябрендә Юхмачыда ул бер хатын-кызның кулыннан ашамлыклар тутырылган пакетны тартып ала. Аның белән генә чикләнеп калмыйча, теге хатынның кесә телефонын да урлый һәм җинаять урыныннан кача. Әмма Олег Григорьев гадел хөкемнән качып котыла алмады. Тикшерү барышында...

Юхмачы авылында яшәүче Олег Григорьев кеше милкен талаган өчен суд каршына басты.

Узган елның сентябрендә Юхмачыда ул бер хатын-кызның кулыннан ашамлыклар тутырылган пакетны тартып ала. Аның белән генә чикләнеп калмыйча, теге хатынның кесә телефонын да урлый һәм җинаять урыныннан кача.

Әмма Олег Григорьев гадел хөкемнән качып котыла алмады. Тикшерү барышында да, суд утырышында да ул гаебен тулысынча таныды. Әлки район суды О.Григорьевны РФ Җинаятьләр кодексының 161 маддәсе 1 нче бүлегендә каралган җинаять кылуда - талау, ягъни чит милекне ачыктан-ачык урлауда гаепле дип тапты. Җинаятьче 300 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев