Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районына “Зөләйха кыйссасы” кайтты

Язучы Зиннур Хөсниярның яңа гына “Зөләйха кыйссасы” исемле повесте китап буларак басылды. Ул инде безнең районга да кайтып җитте.

Китап Сәхнә журналы китапханәсе сериясендә басылды.

Зиннур Хөсниярның “Зөләйха кыйссасы” повестында замана балаларының үзләрен табу һәм югалту тарихы сурәтләнә. Саф күңелле авыл кызы Зөләйханы замана җилләре кая илтә? Тормыш сукмагыннан барганда, бер таеп егылсаң – яңадан торып басу авырмы. Бу сорауларга җавапны повестьтан табарсыз дип өметләнәм.

Бер сулышта укыла торган әлеге повестны “Китап дөньясы” кибетеннән, редакциядән 150 сумга сатып алырга мөмкин.

Шулай ук сатуда “Уйламаган көнем юк”, “Киллер”, “Никах”, “Җиләкле алан”, “Төзәтәсе ялгышлар бар”, “Нахак”, “Ятимгә дә яз килә” исемле китаплар бар. “Татмедиа” җәмгыяте “Идел-Пресс” нәшрияте аша балаларга төрле буяу китаплары чыгарып, аны районга сатуга кайтартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев