Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында аборт проблемаларын “түгәрәк өстәл” артында күтәрделәр

Базарлы Матакның “Колос” кинотеатрында “Сайлау хокукы” дигән тулы метражлы кино күрсәттеләр. Аны карарга Базарлы Матак мәктәбенең, Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең өлкән сыйныфларында, агрокөллият филиалында укучы кызларны чакырдылар.

Фильм абортларны булдырмау максатында үткәрелә торган “Плюс бер” дигән федераль проект кысаларында күрсәтелде. Абортлар темасына битараф була алмаган режиссер Елена Пискарева бик сирәк телгә алынган катлаулы мәсьәләне күтәреп чыккан. Бу кино рәхәтләнеп карар, күңел ачыр өчен түгел...

Казан шәһәренең, гаиләне, аналарны һәм балачакны саклау үзәге психологы Аида Фиогбе түбәндәге мәгълүматны җиткерде: “Узган елдан башлап йөклелекне өзәргә карар кылган барлык хатын-кызларга бушлай психологик ярдәм күрсәтелә.  Мондый адымга барырга җыенучыларның күбесе аның ни белән бетәсен яхшылап белмиләр дә. Аборт ясатырга гаиләсе тарафыннан бернинди аңлау, ярдәм булмау сәбәпле килә бит хатын-кызлар. Казанда катлаулы хәлгә тарган авырлы хатыннар, бәбиләре булган әниләр өчен приют бар. Алар биредә һәм психологик, һәм юридик, матди ярдәм алалар”.

Киноны караганнан соң кызлар белән “Мидхәт” мәчете мулласы Солтан Пуряев, Сихтермә-Хузангайдагы храм рухание Андрей Матвеев, балалар хокуклары буенча җәмәгать ярдәмчесе Лилия Хәбибуллина сөйләштеләр. Руханилар тумаган баланы үтерүнең бик зур гонах икәнлеген, ә бер кешене коткаруның бөтен кешелекне коткаруга тиңләштерелүен билгеләп үттеләр.

Лилия Хәбибуллина район психологик хезмәте җитәкчесе. Ул теләсә кайсы катлаулы хәлләрдә шушы хезмәткә килеп ярдәм, аңлашу табырга мөмкин булуын, бирегә килүчеләргә тәҗрибәле психологларның, педагогларның булышырга әзер икәнлеген әйтеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев