Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балалар рәсем конкурсында катнаштылар

“Экстремизмга – юк!” дигән шигарь астында узучы айлык кысаларында район үзәгендәге “Каенкай” һәм “Салават күпере” бакчаларында өлкән төркемгә йөрүче балалар арасында “Дөньяга – тынычлык!” дигән рәсемнәр конкурсы үткәргәннәр. 

Нәниләр моңа бик җитди карап, рәсемнәрендә туган якны ничек яратуларын, тынычлык, дуслык ише төшенчәләрне ни дәрәҗәдә аңлауларын сурәтли алганнар. 
Шулай ук балаларга ят кешеләр белән үзеңне ничек тоту, шикле әйберләр тапканда нишләргә кирәклеге турында әңгәмәләр дә үткәрелгән. Чараны үткәрүчеләр төрле уеннар да оештырганнар, ахырдан аларда катнашучыларга бүләкләр таратканнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев