Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев сайлаучылар белән очрашты

Бүген, 26 июльдә, Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев эш сәфәре белән районда булдылар. Алар авылларда сайлаучылар белән очраштылар, “Бердәм Россия” партиясенең район активы белән көнүзәк мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Кунакларны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде. Алар иң элек Иске Матак авылы мәдәният йортында  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелгән чарада катнаштылар. Биредә мәдәният хезмәткәрләре районыбызда гомер итүче төп милләт халыклары – татарлар, чуашлар, русларның киемнәре, бизәнү әйберләре белән тыныштырдылар. Иске Кората клубы җитәкчесе Алина Садиванкина чуаш телендә сәламләгәч, Олег Морозов:

–Мин татар телен әйбәт өйрәнеп киләм. Чуаш теле татарчага бигрәк якын, күп сүзләр татарныкы кебек үк яңгырый икән,–дип куйды.

–Без чуашлар, татарлар рәхәтләнеп үз телләребездә аңлашабыз,–диде моңа җавап итеп Алина ханым.

Ә сәхнәдә рус, татар һәм чуаш телләрендәге җырлардан, милли биюләрдән торган эчтәлекле концерт бара. Район сәнгать осталары авыл халкына үз чыгышларын бүләк итәләр.

Менә концертны алып баручылар тамашачылар арасына кушылган кунакларга сүз бирделәр. Александр Никошин Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелә торган чараларның әһәмиятен бәяләп:

–Ел дәвамында без халкыбызның онытыла башлаган байтак гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштык. Фольклор әсәрләре, элекке уеннар, җыр-биюләр кабат сәхнәгә менә, халыкка җиткерелә,–дип билгеләп үтте.

Олег Морозов аңа кушылып:

–Дәүләт Думасында эшләгән дәвердә мин гел Татарстаннан булуым белән горурланам. Бездә милләтләр дуслыгы, бер-беребезнең диненә, традицияләренә хөрмәт белән карау кебек асыл сыйфатлар яши. Республикабыз  бик күп яктан Россиянең бүтән төбәкләренә үрнәк булып тора, –дип ассызыклады.

 

Кунакларның икенче тукталышы Базарлы Матак урта мәктәбендә булды. Биредә Александр Никошин депутатларны мәктәпнең азык блогында бара торган ремонт эшләре белән таныштырды. Әлеге уку йортында 600 дән артык бала белем ала. Биредә ике ашханә дә республика программасы нигезендә капиталь төзекләндерелә. Ашханәләрдә яшелчә, ит, балык продукциясе белән эш итә торган аерым блоклар булдырыла.

Мәктәп директоры Луиза Абдрахманова әйтүенә караганда, аларга аш-су башлыча “Эдем” җәмгыятендә пешереп китерелә. Биредә аны тулысынча әзерләп җиткереп, кайнарлатып, балаларны тукландыру башкарыла.

 

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә депутатларны балалар татар һәм рус телләрендә  шигъри юллар белән матур итеп сәламләп каршы алдылар. Белем  йорты алдындагы мәйданда кызлар татар милли биюе дә башкардылар.

Гимназия директоры Фәридә Яруллина депутатларга татар һәм рус телләрендә алып барылучы укыту-тәрбия эшләре турында сөйләде. Кунаклар шулай ук экспонатларга бай Нәби Дәүли музеен кызыксынып карадылар. 

Коридорда төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балаларның рәсемнәре, кул эшләнмәләре урнаштырылган иде. Гимназиянең 10 сыйныф укучысы Адилә Мусина соңгы елларда республика, Россия күләмендәге иҗади бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясавы турында сөйләде. Киләчәктә журналист һөнәре сайларга җыенуы турында да әйтеп үтте. Адилә берничә ел рәттән “Илһам” яшь язучылар республика бәйгесендә җиңү яулаган иде. Аның турында “Идел” журналы да язып чыкты.

Олег Морозов исә заманында яшьләр аудиториясенә тәгаенләнгән “Идел” журналын нәшер итү эшендә башлап йөрүчеләрнең берсе булуын искә алды.

 

Аннары Олег Морозов һәм Фоат Вәлиев Түбән Әлкидә эшмәкәр Альберт Шәйхетдиновнең зур егәрлекле бөртек киптерү заводын карадылар.

Бу завод белән бер мәйданда бетон һәм бетон эшләнмәләр җитештерү заводы да эшли. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларның җитештерү базаларын елдан-ел киңәйтә, ныгыта барулары хакында сөйләде.

Дамир Шәйхетдинов үз территориясендә көнбагыштан май сыктыру буенча гаять куәтле завод төзетте. Хәзер алар көнбагыш маен рафинадлау линиясен дә эшләтәләр. Шулай ук үсемлек маен савытларга тутыра торган цех булдырганнар.

 

Район мәдәният йортында Олег Морозов һәм Фоат Вәлиев “Бердәм Россия” сәяси партиясе әгъзалары белән очраштылар.

Александр Никошин 24-30 май көннәрендә “Бердәм Россия” партиясе үткәргән алдан тавыш бирүдә әлкилеләрнең зур активлык күрсәтүен искә алды. Праймеризда районның 2766 сайлаучысы катнашты. 687 кеше – электрон рәвештә, ә 2079 ы санау участокларына килеп тавыш биргәннәр иде.

Олег Морозов үз чыгышында узган елның сентябрендә 28 нче бер мандатлы Түбән Кама сайлау округы буенча Россия Дәүләт Думасына өстәмә сайлауда әлкилеләрнең зур күпчелегенең аңа ышаныч белдереп тавыш бирүләре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде.

–Мин депутат мандатына тугыз ай гына ия булсам да, районнар өчен һәм тулаем Татарстан өчен зур күләмле проектларны тормышка ашырырга өлгердем. Чөнки бу эшчәнлек минем өчен яхшы таныш иде инде. Мин дүрт чакырылышта РФ Дәүләт Думасы депутаты булдым. Узган ел Әлки районында Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат буларак сайлаучылар белән очрашуда миңа Базарлы Матак-Чуаш Шәпкәсе юлын реконструкцияләүне республика программасына кертүдә булышуны сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Бу наказны мин үземә ышандырып алдым. Быел әлеге юлның проект-смета документларын әзерләтүне контрольгә алам, ә киләсе елда юлга реконструкция үткәрүне дәүләт программасына керттерүдә ярдәм итәргә тырышырмын,–дип ышандырды депутат.

Аннан соң ул тагын бер мәсьәләгә тукталды:

–Бүген без Базарлы Матак мәктәбендә булдык. Уку йорты зур – 600 дән артык бала белем ала. Анда азык блогында ремонт бара. Ә мәктәпнең эчендә тагын яңарту эшләре башкарырга кирәк әле. Моны да мин үз блокнотыма теркәп куйдым,–диде Олег Морозов.

 

Фоат Вәлиев Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып өченче чакырылыш халыкка хезмәт итә. Ул чыгышында кайбер саннарга тукталды:

–Соңгы елларда  халык гозерләрен үтәүгә, шулай ук оешма-предприятиеләр җитәкчеләре мөрәҗәгатьләре буенча Әлки районына 9 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Миңа 986 мөрәҗәгать кергән, шуның 406 сы – депутат буларак  сайлаучыларны кабул иткәндә. 546 мөрәҗәгать уңай хәл ителде. Мин инде Әлкидә туып үскән кеше буларак кече Ватаныма һәрьяклап ярдәм итәргә тырышам. Минем эш бүлмәмнең ишекләре әлкилеләр өчен һәрчак ачык. Авылларыбызның үсеше, яңарышы өчен киләчәктә дә бергә-бергә эшләсәк иде,–ди Фоат Вәлиев.

Александр Никошин республика һәм федераль депутатларның төбәкләргә, аерым алганда, безнең районга күп мәсьәләләрдә ярдәм итеп килүен рәхмәт сүзләре белән (с признательностью) билгеләп үтте. Алга таба да шулай тыгыз элемтәдә булып хезмәттәшлек итсәк, без халык тагын да уңай, яхшы шартларда яшәсен өчен  күп эшләр башкарырбыз әле, дигән ышанычын белдерде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев