Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында июльнең икенче яртысында алты исерек йөртүче тоткарланган

Июльнең икенче яртысында ЮХИДИ хезмәткәрләре район территориясендә руль артына салмыш хәлдә утырган алты кешене тоткарлаган.

15 июльдә 19.05 сәгатьтә Үргәгар-Бибай Чаллысы автомобиль юлының 7 нче чакрымында автоинспекторлар ВАЗ җиңел машинасын туктаталар. Алкотектор приборы белән үткәрелгән тикшерү руль артындагы ир-атның канында 0,598 мг/л алкоголь булуын ачыклый. 
Йөртүчегә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе 1 бүлеге буенча – исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – административ материал төзелә. 
16 июльдә 21.20 сәгатьтә Сихтермә-Хузангай авылында тоткарланган Opel автомобиле йөртүчесенең канында исә 0,867 мг/л алкоголь табыла. 
18 июльдә 01.15 сәгатьтә Базарлы Матак авылында туктатылган Лада Гранта машинасы руле артындагы ир-атның канында 0,749 мг/л күләмендә алкоголь булуы ачыклана. 
22 июльдә 0 сәгать 05 минутта Югары Әлки-Түбән Колчурино автоюлының 15 нче чакрымында транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән Opel автомобиль йөртүчесе тоткарлана. Алкотектор приборы аның организмында 0,968 мг/л алкоголь булуын күрсәтә. Йөртүче төн уртасында нигә салмыш килеш рульгә утыруын берничек тә аңлата алмый.  
Бу исерек йөртүчеләргә карата шулай ук административ материаллар төзелә.
15 июльдә 16.15 сәгатьтә Алексеевск-Югары Колок автомобиль юлында тоткарланган ВАЗ автомобиле исерек йөртүче исә, спиртлы эчемлекләр кулланганлыгы карап торышка ук күренсә дә, медицина учреждениесендә исереклек торышына тикшерелүдән баш тарта. 18 июльдә 17.10 сәгатьтә Чуаш Кичүе авылында  туктатылган ВАЗ автомобиле йөртүчесе дә шулай, тикшерелүдән баш тартып, җаваплылыктан котылырмын дип уйлый, күрәсең. Юк шул, аларның икесенә карата да РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе 1 бүлеге буенча  административ материаллар төзелә.
Исерткеч эчеп руль артына утырган, димәк, әйләнә-тирәдәгеләрнең саулыгын һәм гомерен  куркыныч астына куйган әлеге бәндәләргә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев