Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Өегезне җыештырып китәбез”

​​​​​​​Буада туып үскән дус кызым хәзер гаиләсе белән Казанда яши. Әнисенең аяклары авырта, шуңа ул һәр язда кайтып өйләрен юа иде. Быел исә Буадагы клининг хезмәтеннән файдалануын сөйләде.

  Килеп өеңне юып-җыештырып китә торган хезмәт бу.
–Алдан заказ биреп куйдым да, ике хатын-кыз килеп, түшәмнәрне, стеналарны, тәрәзәләрне, хәтта стенканы бушатып бөтен савыт-сабаны юып ялт иттерделәр. Кулларына күз иярми, оста да, тиз дә эшлиләр. Бәясе дә чагыштырмача арзан. Кабат чакырып, мунчаны да юдырдым үзләреннән,–дип сөйләде дустым.
Җыештыручы хатын-кызлар әйтүенчә, заказлары бик күп икән. Ураза, Корбан гаетләре, Пасха бәйрәмнәре алдыннан өлкән яшьтәге әти-әниләренең өйләрен юдыручылар бихисап ди. 
Төзелеш эшләре төгәлләнгәч яисә ремонттан соң өйне профессиональ җыештыру, тәртипкә салу белән шөгыльләнүче, шулай ук өйдә генераль җыештыру эшләре башкаручы клининг фирмалары шәһәрләрдә байтактан бар инде. Хәзер авыл җирендә дә шундый хезмәтләр барлыкка килгән икән. Хәер, мондый хезмәтләр башкаручыларга күнегеп барабыз инде. Әнә бит, кафелардан, өеңә килеп табын әзерлибез, дип торалар. Терлек чалу һәм эшкәртү хезмәтләрен күрсәтүче ир-атлар бар, алар кыйммәт булмаган бәягә бу эшне тиз һәм сыйфатлы итеп башкарып китәләр. Авылдан авылга каз йолкып йөрүче хатын-кызлар турында да яздылар. Гомумән, эшнең ниндиенең дә ояты юк.
Үзебезнең Әлки районында  клининг хезмәте юкмы икән, дип кызыксынган идем, район газетасындагы белдерүләрне дә карап чыктым. Әмма үземә кирәкле хәбәрне таба алмадым. Шундый хезмәт оештырылса, бездә дә аңа сорау-ихтыяҗ булыр иде, минемчә. Эш урыны (ә бәлки өстәмә эш) кирәксенүче тырыш-уңган хатын-кызларга керем чыганагы да бит ул.
Алсу А.
Базарлы Матак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев