Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мөхтәсибенә 85 яшь

Район мөхтәсибе хаҗи Ислам хәзрәт Шәйхетдинов 85 яшьлеген билгеләп үтте. 24 июльдә Ислам хәзрәтне котларга дип үзенең ярдәмчеләре белән Татарстан Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин килде. Район җитәкчесе Александр Никошин, күрше Алексеевск һәм Спас районнары имам-хатыйблары, авыллардагы мәсет имамнары, башка бик күп кунаклар юбилярны котларга җыелды. Юбилей чарасы...

Район мөхтәсибе хаҗи Ислам хәзрәт Шәйхетдинов 85 яшьлеген билгеләп үтте.

24 июльдә Ислам хәзрәтне котларга дип үзенең ярдәмчеләре белән Татарстан Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин килде. Район җитәкчесе Александр Никошин, күрше Алексеевск һәм Спас районнары имам-хатыйблары, авыллардагы мәсет имамнары, башка бик күп кунаклар юбилярны котларга җыелды. Юбилей чарасы Базарлы Матакның "Йолдызлык" кафесында үтте.

Юбилее уңаеннан Рөстәм хәзрәт Ислам хәзрәткә республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын җиткерде, бүләк тапшырды. Аннары Александр Никошин Ислам хәзрәтнең районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең үзара аңлашып, тыныч яшәвенә керткән өлешен югары бәяләде, юбилярга үзенең Рәхмәт хатын һәм бүләген тапшырды. Ислам хәзрәтне шулай ук күршеләр - Спас мөхтәсибе Фәрһат хәзрәт һәм Алексеевск мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт, авыллар мәчетләре имамнары, башка кунаклар да кайнар котлады. Җавап сүзендә Ислам хәзрәт аларга рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә бердәм булып, үзара аңлашып эшләү теләген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев