Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыйфатлы эш өчен диплом

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелеш тармагында аеруча уңышлы эшләүче оешмалар коллективларын, белгечләрне бүләкләделәр. Хезмәтләре шулай югары бәяләнгән коллективлар арасында безнең "Строитель и К" оешмасы да бар. Аның җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин министрлыктан иң дәрәҗәле номинациядә - башкарылган төзелеш-монтажлау эшләренең сыйфаты өчен III дәрәҗә диплом алып кайткан. Бу бүләккә...

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелеш тармагында аеруча уңышлы эшләүче оешмалар коллективларын, белгечләрне бүләкләделәр.

Хезмәтләре шулай югары бәяләнгән коллективлар арасында безнең "Строитель и К" оешмасы да бар. Аның җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин министрлыктан иң дәрәҗәле номинациядә - башкарылган төзелеш-монтажлау эшләренең сыйфаты өчен III дәрәҗә диплом алып кайткан. Бу бүләккә коллектив 2014 елда "Авыл клублары" республика программасы буенча Юхмачы авылында бик матур итеп күп функцияле үзәк төзеп куйганы өчен лаек булган. Ә бер ел алдан Әхмәт клубын төзегән булганнар "Строитель и К" уңганнары. Ул елны клубның тирә-ягын сыйфатлы итеп төзекләндергән өчен I дәрәҗә диплом алганнар. Киләсе елда да өметләре юк түгел, чөнки Түбән Колчуринода шул ук оешма быел да мәдәни бинасын төзеп бетереп куллануга тапшырганнар. Клубны ачу тантанасы тиздән булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев