Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әти-әниләр булган Әлки делегациясе Оренбургтагы хәрби бүлектә булып кайтты

​​​​​​​11 августта Әлки районыннан араларында мәдәният йорты директоры урынбасары Динар Ринат улы Галимов һәм әти-әниләр булган делегация Оренбургтагы хәрби бүлектә булып кайтты.

  Әлеге 63180 нче хәрби бүлек Әлки районы шефлыгында. Биредә безнең районнан 16 егет хезмәт итә. Шул уңайдан без Динар Галимовка мөрәҗәгать иттек.

- Без район администрациясе исеменнән хәрбиләребез белән җитәкчелек итүче полковник Белов Олег Евгеньевичка Рәхмәт хаты алып бардык. Егетләребезгә дә бүләкләр бар иде, – диде ул.

Хәрбиләр белән очрашу актлар залында үтә. Динар Галимов бүләкләрне тапшырганнан соң, егетләребезгә: “Хәрби бурычны намус белән үтәгез, офицерлар сүзен тыңлагыз, иң мөһиме – исән-сау булыгыз”, – дигән теләкләрен җиткезә. Полковник Олег Евгеньевич исә егетләребезнең тырыш булуын, яхшы хезмәт итүләрен, сүз тыңлаучан булуларын билгеләп үтә.

Тантаналы чыгышлардан соң, офицер Дмитрий Владимирович Тюмичев әти-әниләргә егетләр яшәгән бүлмәләрне, ашханәне күрсәтә. Хәрби җитәкчеләр ашатуның аеруча яхшы оештырылуын ассызыклап әйтә. “Һәрвакыт икешәр төрле кайнар аш та, гарнир да тәкъдим ителә. Сайлап алу мөмкинлеге бар. Кайбер егетләребез хәтта аштан баш тартып, икенче ризыкны гына сайлый. Тамаклары тук, димәк. Аларны орышып, барысын да ашап бетерергә кушабыз”, – ди офицер. Яшелчә, җиләк-җимеш өстәлгә куелган. Аларны ашыйсы килгәндә, теләгән вакытта кереп, алып ашарга ярый икән. Юыну мәсьәләсенә килгәндә, һәрбер бүлмәгә душ ясалган. Кыскасы, егетләргә хәрби серләргә өйрәнү өчен, бар уңайлыклар да булдырылган.

Бу хәрби бүлектә Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында укыткан Шәйдуллин Илнурның улы Инсаф та хезмәт итә икән.

– Әлеге хәрби бүлектә беренче улыбыз Илназ да хезмәт иткән иде. Казанның А.Н.Туполев исемендәге милли тикшеренү техник университетының беренче курсын тәмамлагач, Инсафка да чакыру килде. Аны 23 июльдә озаттык. Үзен бик нык сагынырга да өлгердек. Район җитәкчелеге хуплап, шундый очрашу оештырылгач, бик шатландык. Шуңа да район башлыгы А.Никошинга да, башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Сергей Балакиревка да, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәридә Яруллинага һәм бик матур котлау сүзләре әйтеп, бүләкләрне тапшырган Динар Галимовка да рәхмәт әйтәсе килә. 

– Улыбыз белән атна саен шимбә, ял көннәрендә билгеле бер вакытларда телефоннан сөйләшеп торсак та, үзебез барып, үз күзләребез белән күреп кайткач, күңел тынычланды, – дип сүзгә кушылды Рамилә Шәйдуллина. – Илназыбызның кәефе яхшы иде. Хәзер бит җәй, эш вакыты, шуңа әти-әниләрнең күбесе бара алмады. Әмма үзләре артыннан төрле тәм-том төялгән посылкалар җибәрделәр. Балаларга без аларны да тапшырдык. Тагын бер барып, улларыбыз белән күрешеп-очрашып кайтырга уйлыйбыз. Моны декабрь азагына таба эшләп булмасмы дип ниятлибез. Балаларга Яңа ел бүләге ясыйсы килә. Район җитәкчелеге тарафыннан транспорт чарасы белән ярдәм булса, бәлки, әти-әниләрнең күбесе бара алыр иде.  

Ничә яшьтә булсалар да, ул-кызлар – әти-әни өчен бала шул. Без дә илебез тыныч, егетләребез исән-имин булсыннар һәм башкалар да үрнәк алырлык итеп, яхшы хезмәт итеп кайтсыннар, дигән теләктә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев