Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь хатын балаларына алимент түләргә теләмәде

Суд бара. Судья карар укый. Хөкем ителүче – япь-яшь хатын. Аны төзәтү эшләренә хөкем итәләр. Димәк, ул иректә кала. Нинди шатлык! Барысы да аның үзеннән генә тора. 

Хәзерге вакытта иректән хөкем итү белән бәйле җәзаны сирәгрәк куллану тенденциясе күзәтелә. Киресенчә, җәзаның башка төрләре киңрәк кулланыла. Аларның берсе – төзәтү эшләре. РФ Җинаять кодексының 50 нче маддәсе нигезендә төзәтү эшләре ике елга кадәр вакытка билгеләнергә һәм төп эш урыны булмаган гаеплене шундый җәзага тартырга мөмкиннәр. 
Юхмачы авылында яшәүче бер хатын-кыз балаларына алиментны озак вакытлар түләми килгән өчен быелның апрелендә суд каршына басты. Әлки район суды аңа карата 10 ай вакытка төзәтү эшләренә җәлеп итү белән бәйле карар чыгарды. Шушы чордагы хезмәт хакының 15 проценты дәүләт файдасына тотып калына.
Төзәтү эшләре төрмә түгел. Димәк, җинаять кылуда гаепләнүчегә бик зур мөмкинлек бирелә. Бу бит иректә, туганнарың һәм якыннарың арасында каласың, гадәтләнгән тормышыңнан аерылмыйсың дигән сүз. Хәзер барысы да үзеңнән тора. Тик суд карарын төгәл үтәргә генә кирәк. Эшлә, тәртипле яшә. Бары шулай гына гаебеңне йола аласың, дөрес юлга басасың. Гаеплеләр арасында кылган җинаятьләре өчен чын күңелдән үкенеп, тиешенчә яшәп китүчеләр дә бар. Кызганычка каршы, кайбер ата-аналар суд хөкеменә җаваплы карамыйлар. Киресенчә, элеккеге ире яисә хатыны белән мөнәсәбәтләре хакында тизрәк онытырга тырышалар. Алай гына да түгел: күпләр яңа тормышларыннан балаларын да “сызып ташлыйлар”, аларны тәрбияләүдә, кирәк-ярак белән тәэмин итүдә катнашудан баш тарталар. 
Алиментлар түләмәгән өчен хөкем ителгән әлеге хатын-кыз да шундыйлардан булып чыкты. Җинать җәзаларын үтәтү инспекциясе аны хөкем вакытын үтү өчен “Хузангай” җәмгыятенә җибәрде.  Әмма ул бер тапкыр да әлеге предприятиегә килеп карамады, үзе теләгәнчә яшәвен дәвам итте. 
Инспекция хезмәткәрләре җавапсыз ана белән төрлечә сөйләшеп карадылар, җәза үтүдән баш тартса, рәшәткә артына эләгү мөмкинлеге хакында кисәттеләр. Әмма ул инспекция хезмәткәрләре сүзләренә колак салмады, эшләргә, балаларына алимент түләргә теләмәде. Авылдашлары да әлеге хатынны бер дә мактамадылар, якламадылар.
Кулланылган чаралар нәтиҗә бирмәгәч, җинаятьләрне төзәтү инспекциясе судка үтәтү эшләрен иректән мәхрүм ителү белән алыштыру хакында мөрәҗәгать итте. 
Әлки районы суды әлеге мөрәҗәгатьне канәгатьләндерде. Нәтиҗәдә гаепле хатын 2 ай да 8 көнгә ирегеннән мәхрүм ителде. Бәлки, колониягә эләккәч, ул матди һәм финанс ярдәмсез калган балалары хакында уйланыр да, тормышын үзгәртергә карар кылыр?..
Айрат Гибадуллин, 
район җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев