Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 1 апрельдән юлларда зур йөк автомобильләре хәрәкәте чикләнә

    Бүгеннән республиканың региональ һәм муниципаль юлларында зур йөк автомобильләре хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә.

    30 апрельгә кадәр юлларда күчәргә авырлыгы 6 тоннадан арткан йөк машиналарына йөрү тыела. Бу чара автомобиль юлларын ватылудан саклау һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеге максатында кертелә. Чикләү автобусларга, ашамлыклар, мал-туар, дару препаратлары, орлык, ашламалар ташучы машиналарга кагылмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: