Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 14 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә

    14 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

    Бу чирне замана авыруы дип тә, “тавышсыз үтерүче” дип тә атыйлар. Узган 2021 елда Әлки районында 343 кеше якты дөнья белән хушлашкан, шуларның 43е кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлеп киткән (барлык үлемнәрнең 21,2 проценты).

    Гипертония – үлемгә китергән сәбәпләрнең берсе. Чөнки ул бик мәкерле, гадәттә авырулар югары кан басымыннан тыш үзләрендә башка билгеләр тоймыйлар. Әмма бу авыру йөрәкне, баш миен, кан тамырларын, күзләрне, бөерләрне зарарлый.

    Реклама

    Әгәр авыру  вакытында ачыкланса, йөрәк өянәкләрен, инсультларны һәм башка авыруларны кисәтеп булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: