Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елның июль башында «Яшь имәннәр» балалар лагере эшли башлаячак

Агымдагы елның 1-2 июлендә «Яшь имәннәр» балалар лагере ачылачак.

«Яшь имәннәр» балалар сәламәтләндерү лагере үз эшен 1 июльдә үк башларга мөмкин. Хәзерге вакытта лагерь ял итү оешмаларының федераль реестрына кертү стадиясендә тора. Әлеге реестрга кертелгәннән һәм эпидемиягә каршы санитария комиссиясе уңай карар кабул иткәннән соң лагерь эшли башлаячак. Бу хакта балалар иҗат йорты директоры Әнисә Гайфуллина хәбәр итте.

- Роспотребнадзор тәкъдиме буенча 1 сменага 30 бала керү планлаштырыла. Бу лагерьның проект куәтенең яртысы. Барлыгы, көзге һәм кышкы каникулларны да кертеп, 120 бала өчен ял оештыру планлаштырыла, - дип билгеләп үтте ул.

Лагерь территориясендә барлык кирәкле чаралар: талпанга каршы эшкәртү, барьерлы дератизация һәм профилактик дезинфекция үткәрелде. Шулай ук шәхси саклану чаралары, дезинфекция чаралары, контактсыз термометрлар да җитәрлек күләмдә сатып алынган.

Әнисә Гайфуллина лагерьда балалар өчен барлык шартлар тудырылды һәм ата-аналарга бернидән дә куркырга кирәкми, дип белдерде. Эшкә хезмәткәрләр Covid-19 коронавирусына анализ нәтиҗәләре буенча гына кертеләчәк.

Быел район территориясендә барлыгы 41 сәламәтләндерү учреждениесе эше планлаштырыла, шуларның 20се –мәктәп яны лагере, 20се – хезмәт һәм ял лагере, 1се  – шәһәр яны сәламәтләндерү лагере.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев