94 яшен тутырган Исламия Ибраһимова: “Без күргәннәрне сөйләп бетерә торган түгел...”
“Без күргәннәрне сөйләп бетерә торган түгел...” Бүгенге көндә исән-сау булган сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәренең күпчелеге баштан узганнарын әнә шулай бер җөмлә белән әйтә.
Иске Чаллы авылында яшәп, 94 яшен тутырган Исламия Ибраһимова да, Бөек Ватан сугышы еллары хакында сораштыра башлагач, еш кына шулай дип кабатлады.
Ирләр фронтка китә
Чыннан да, сөйләп бетерә торган түгел шул. Чөнки авырлыклар сугыш барган дүрт елга гына түгел, ә аннан соңгы дистәләгән елларга да сузыла. Ә бу бит әлеге малай-кызларның гомерләренең иң матур чагы, яшүсмер еллар, яшьлек вакыты була...
– Сугыш башланганда, миңа 10 яшь иде. Әтиемне фронтка озаткан көн бүгенгедәй хәтердә. Конторага халык җыелды. Әй, елыйлар... Китүче ир-атларның кайсы-берсе җырлый, гармун тавышы ишетелә. Алар арасында әти дә бар. Без, әни һәм дүрт бала, көн күрергә калдык, – дип, әтисе белән саубуллашкан көнне искә алды Исламия Гомәр кызы.
Трактор түгел, хәтта атлар да юк
Менә шул берсеннән-берсе кечкенә балалар, хатын-кызлар, әби-бабайлар өстендә кала тормыш. Алар фронтны туендыра, ил иминлеген кайгырта. Әйтүе генә җиңел. Барысы да кул көче белән башкарыла, трактор түгел, хәтта атлар да юк.
– Без, балалар, чәчелгән иген кырларында чүп үләнен утыйбыз. Кулга бияләйләр дә юк. Чәнечкеләр кулга кадала, авыртуы кулларга гына түгел, йөрәккә кадәр үтә... Авыл тирәсендә окоп та казыттылар. Апа, абый белән бергә ул эшкә мин дә бардым. “Сугыш монда кадәр килеп җитсә, яшеренергә кирәк булыр”, – диделәр. Без, 11-12 яшьлек малай-кызлар, төп эшчеләр идек. Карга авылына юл салуда – вак таш ташуда да катнаштым, Камка авылыннан сәнәскә белән орлык алып кайтырга да бардык. Ә сугыштан соң урманда агач кисүнең авырлыгы хакында аерым тарих итеп сөйләргә була, – дип, ул хәтер йомгагын сүтте.
Яшьлек бит, матур киенәсе килә
Агачларны оста кисә Исламия апа. Яшүсмер генә булсаң да, барысын да, уйлап, белеп эшләргә кирәк югыйсә.
– Тумбада агач кискәндә, авылыбыздагы Галхәят апа мине ияртә. “Минем белән бар, син яхшы эшлисең”, – ди. Анда да уйлап эш итү сорала: агачны башта бераз кисәсең, аннары чабасың... Дөрес эшләмәсәң, кеше өстенә аварга мөмкин бит... – ди әңгәмәдәшем, эш нечкәлекләренә тукталып.
Агачларны аңа Ярославльгә дә барып кисәргә туры килә. Гомеренең бу елларын Исламия апа болай дип искә алды:
– Сугыш тәмамланды. Җиңү килде. Бәхеткә, әтиебез әйләнеп кайтты. Әмма хәерчелек әле һаман да шул ук иде. 18 яшьлек чагым. Матур киенәсе килә. Ә минем бернәрсә дә юк. Читтә агач кисү өчен кешеләр җыюларын ишеттем. Әнигә әйтсәм дә, аңламады. “Бармыйсың!” – дип кырт кисте. Качып китәргә туры килде... Аның каравы, авыр эштән соң үземә ике – берсе кара төстә, икенчесе чәчәкле күлмәк, капрон оек, ап-ак төстәге җәйге аяк киеме сатып алып кайттым.... И бәхетле дә идем...
Һәрвакыт ашыйсы килә
Сугыш һәм аңардан соңгы еллардагы ачлыкны онытып буламы соң?
Әңгәмәдәшем моны кат-кат искә алды.
– Начар еллар иде ул. Һәрвакыт ашыйсы килә. Башаклар җыеп кайтабыз. Әни аларны эшкәрткәч, үзе ясаган кул тегермәнендә тарттыра, аннары өйрә пешерә. Әмма без үсәбез, бу ризык кына җитми. Тамак ач, бервакыт түзә алмагач, урамга чыгып үлән - мәче борчагы йолкып ашадым. Нәкъ менә хайван кебек... Шул дәрәҗәдә идек без. Кая анда ашарга, тоз белән шырпы да юк бит. Бүгенге көндә моны хәтта күз алдына китерә дә, сүзләр мәгънәсен дә аңлый алмыйлар. Бу – бәхет үзе, – дип нәтиҗә ясады Исламия апа хатирәләренә.
Бәхеткә лаек ул
Гомер барышында әңгәмәдәшемә кайгыны әле бик күп күрергә туры килә. Хәсрәтләрнең иң ачылары – ире Кыяметдинны, аның белән үстергән биш баланың дүртесен мәңгелек йортка озату. Әнисенең фаҗигале үлеменнән соң ятим калган оныгын – Рәмисне дә аякка бастыра ул.
Күпне күргән сугыш чоры баласы бүгенге көндә якыннары кайгыртуында яши. Оныклары еш кына хәлен белә. Иң мөһиме – аны, Белоруссиядә урнашкан җиреннән кайтып, кызы Сәмия тәрбияли. Тыл ветераны картлык тормышыннан бик канәгать калып: “Һәр көнем кунактагы кебек”, – ди. Ә без үз чиратыбызда: “Бу матур тормышның нигезен салучылар – сез үзегез. Бәхеткә сез аеруча лаек!”– дибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев