Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Агачларны законсыз кискән я зарарлаган өчен штрафка тартырга мөмкиннәр

    Иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе Яңа елга ун көн вакыт калып бара.

      Урамнарны, паркларны, күпләребезнең өйләрен инде купшы итеп “киендерелгән” чыршы-наратлар бизи. Бу мәңге яшел агачлар – Яңа ел бәйрәменең аерылгысыз атрибуты.

    Реклама

     

    Узган атнада яшел урман гүзәлләре сатуга да чыкты. Соңгы елларда аларны, ботаклары сынмасын-зарарланмасын өчен, чорнап бәйләп саталар. Бәяләре  дә кесәгә суга торган түгел. Бер метрга кадәрге агачлар 200 сум, бер-ике метрлылары 300 сум, ике-өч метрлылары 600 сум тора. Аннан биегрәкләрнең бәясе 650 сумнан башлана. Участок урманчылыгы начальнигы Рафаэль  Низамов әйтүенчә, чыршы-наратларның һәртөрлесенә сорау бар. “Өйгә куярга күбесенчә тәбәнәгрәк агачлар, ә бакчага-йортка зур, озыннарны сайлыйлар”,–ди ул.
    Наратларны Юхмачы урманчылыгындагы Яңа ел агачлары плантациясеннән кисәләр. Әлки урман хуҗалыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин сүзләренә караганда, бәйрәмгә кисеп алу өчен агачларны 6-7 ел үстерергә кирәк. Биш гектарлы бу плантациядә һәр язда нарат үсентеләре утырталар.
    Ә чыршыларны Базарлы Матактагы питомниктан кисәләр. Яңа ел алдыннан районда 500 төп тирәсе ылыслы агач сатыла икән.
    –Соңгы берничә елда Яңа ел агачларына сорауның кимүе күзәтелә. Үзебездә дә ул азрак сатыла башлады, шәһәрләрдән күмәртәләп алучылар да юк дәрәҗәсендә, – ди Илсур Зәйнуллин.
    Бу күп кешенең хәзер ясалма чыршыларга өстенлек бирүе белән бәйледер, мөгаен. Кибетләрдә бит аларның ниндиләре генә юк – теләсә нинди зәвыкка туры килерлек. Бер алып куйсаң, бик озак елларга җитә. Ә табигатьтә үскән чыршы бигрәк жәл – берничә атна хуш ис бөркеп, бәйрәм рухы биреп утыра да, кирәге беткәч чыгарып ташлана. 
    Хәер, бу мәсьәләдә һәркемгә сайлау мөмкинлеге. Тере урман гүзәлен бизәргә телисез икән, рәхим итегез – алар декабрь ахырына кадәр, һәркемгә җитәрлек сатылачак. Яңа ел агачлары сәүдәсе Базарлы Матакта гына түгел, Чуаш Кичүе, Чуаш Борнае, Юхмачы авылларында да оештырыла.
    Кыскасы, теләгән кешегә урман гүзәл-ләрен сатып алу мөмкинлеге зур. Ә кемдер аны рөхсәтсез кисеп, закон бозу юлына баса икән, андыйларга карата кырыс чаралар каралган. Чыршы караклары урман хуҗалыгына китергән зыянны капларга тиеш булалар, административ җаваплылыкка да тартылалар. 
    Агачларны законсыз кискән я зарарлаган өчен гражданнарга 3 меңнән 4 меңгә, вазыйфаи затларга 20 меңнән 40 меңгә, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына. Шундый ук гамәлләр механизмнар, автомототранспорт чаралары, үзйөрешле машиналар яисә бүтән төр техника ярдәмендә башкарылса, гражданнар 4-5 мең, вазыйфаи затлар 40-50 мең, юридик затлар 300-500 мең сум штрафка тартыла.
    Ә инде законсыз киселгән агачларны сатып алу, саклау яисә сату (әгәр бу гамәлләрдә җинаять билгеләре булмаса) аерым кешеләргә – 5 мең сумга, вазыйфаи затларга 50 мең сумга, юридик затларга 400-700 мең сумга төшәчәк.
    Штрафтан тыш, законсыз киселгән агач конфискацияләнә һәм сату өчен тиешле оешмаларга тапшырыла. Урман хуҗалыгына 5 мең сумнан күбрәк зыян салынса, җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин.
    Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, урманчылар хәзер полиция хезмәткәрләре белән берлектә даими рейдлар үткәрәләр. Шушы көннәрдә урманнан рөхсәтсез чыршы кисеп алган бер бәндә тоткарланган. Агач конфискацияләнгән, ә гаепле кеше 5 мең сум штрафка тартылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: