Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында "Үлемсез полк” акциясендә меңнән артык кеше катнашты

    “Үлемсез полк” акциясе районыбызда быел аеруча колачлы узды. Анда меңнән артык кеше катнашты.

     

    Фашистларны җиңү кө- нен якынайту өчен фронтта һәм тылда үз-үзләрен аямый көрәшкән туганнарының фоторәсемнәрен тоткан әлкилеләрнең озын колон­насы әкрен адымнар белән Базарлы Матакның Крайнов урамы буйлап барды, аннан Ленин урамына борылып Азат итүче һәйкәлгә таба ат­лады. “Хәтерлибез! Горурла­набыз! Чиксез рәхмәтлебез!” “Үлемсез полк” акциясенә чыккан һәркемнең күңелен шундый хисләр биләгәндер. Бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында яшәвебез белән без аларга – фашизм­ны җиңгән буынга бурыч­лы. Каһарманнарыбыз истәлеген кадерләп саклау һәм балаларыбызга, оны­кларыбызга тапшыру да – һәркайсыбызның изге бу­рычы.

    Хәтер маршының ба­шында район җитәкчеләре атлады.

    Район башлыгы Алек­сандр Никошин парадка уз­ган елдагыча дәү әтисе Петр Никошин портреты белән чыккан иде. Петр Василье­вич 1941 елда Мәскәү өчен барган хәлиткеч сугышларда катнашкан, каты яраланган. Аны госпитальгә озаткан­нар. Фашистлар яралылар­ны алып баручы эшелонны бомбага тоткан, Петр Нико­шин шунда һәлак булган.

    Район башлыгы урын­басары Рәшит Билалов әнисенең әтисе Мингалим Хәмәтшин фотосы белән ат­лады. “Дәү әтине сугышның беренче көннәреннән фронтка алганнар. Ул тан­кист булган, Смоленск өчен барган каты бәрелешләрдә катнашкан. Дәү әти сугыш­та хәбәрсез югалган, әни ятимлектә үскән”,–ди фрон­товик оныгы.

    Район башкарма ко­митеты җитәкчесе Илнур Юсуповның кулында дәү әтисе Мөбәрәкҗан Са­фин фотографиясе иде. Мөбәрәкҗан Мортаза улы сугыш башыннан 1943 елга­ча фронтта булган, каты яраланган, контузияләнеп туган якка кайткан. 1980 елда вафат булган.

    Район прокуроры Руслан Гыйзәтов акциядә әнисенең ике дәү әтисе портретла­ры белән катнашты. “Дәү әтием Каюм Җәләлиев фронтка Чуаш Кичүе авы­лыннан китә. Авыр сугыш­лар уза, сөенечкә, исән-сау әйләнеп кайта. Аның өлкән улы исә яуда һәлак була. Икенче дәү әтием Минне­гали Зиннәтуллин Кама Та­магы районыннан сугышка алына. Ул әсирлеккә эләгә, фронттан 1947 елда гына әйләнеп кайта. Фронтовик бабаларым белән мин чын күңелдән горурланам”, ди Руслан Айрат улы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: