Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Акылына килерме

    Закон бозып, хөкемгә тартылучы, бигрәк тә ул яшь кеше булса, бик нык кайгыртырга, борчылырга тиеш кебек. Кичә җүләрлек белән хата ясаган, моңа әллә ни игътибар да итмәгән, ә бүген аны шуның өчен җинаять җаваплылыгына тарталар. Моңа ничек кайгырмыйсың? Бәхетенә кылган җинаяте өчен чагыштырмача җиңел хөкем чыгарыла - аны, шартлы рәвештә...

    Закон бозып, хөкемгә тартылучы, бигрәк тә ул яшь кеше булса, бик нык кайгыртырга, борчылырга тиеш кебек. Кичә җүләрлек белән хата ясаган, моңа әллә ни игътибар да итмәгән, ә бүген аны шуның өчен җинаять җаваплылыгына тарталар. Моңа ничек кайгырмыйсың?

    Бәхетенә кылган җинаяте өчен чагыштырмача җиңел хөкем чыгарыла - аны, шартлы рәвештә хөкем итеп, иректә калдыралар. Бу үзеңне һәм тормышыңны үзгәртү өчен менә дигән мөмкинлек. Хөкем ителүчеләр аңардан ничек файдалана соң?

    Кызганыч, әмма кайберәүләр мондый хөкем карарын җитди кабул итмиләр, үзгәрергә дә ашыкмыйлар. Әйтик, Түбән Колчуринодан гражданин Ш. 2013 елның 8 октябрендә бензин белән эшләүче пычкы урлаганы өчен шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителә. Кирәк бит, 2014 елда кабат шундый ук җинаять кылып, шулай ук шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителә. Күрәмсең, бензопычкы урлауны хобби итәргә уйлагандыр. Суд аңа яшәү урынын үзгәртмәү, җинаять җәзасын үтәтү инспккциясендә теркәлеп тору бурычын йөкли. Әллә ни авырлыгы юк бит инде бу җәзаның, сөенә-сөенә үзеңне үзгәрт, төзәл. Әмма инспекция контроленә алынгач, беренче көннәрдән үк "Ш" аңа куелган таләпләрне боза башлый: әле теркәлергә килми, әле исереп җәмәгать урыннарында йөри, әле районнан гына түгел, Татарстаннан читкә чыгып китә.

    Реклама

    Инспекция хезмәткәрләренең әйбәтләп сөйләшүе дә, җитди кисәтүләре дә нәтиҗә бирмәде - Ш. төзәлү юлына басмады, исереп йөрүен дәвам итте. Шуннан соң суд, инспекция тәкъдимен исәпкә алып, сынау вакытын 2 айга озайтты, өстәмә бурычлар йөкләде. Әмма болар да Ш.ны үзгәртә алмады: ул җинаять җәзасын үтәтү тәртибен һәм шартларын бозуын дәвам итте.

    Ирек түгел, "яшел елан" җиңде аны: җинаят җәзасын үтәтү комиссиясе судка шартлы хөкемне иректән мәхрүм итүнең реаль срогына алыштыруны сорап мөрәҗәгать итте.

    Хәзер инде алдагы 4 елны Ш. Төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Бәлки, анда акылына килер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: