Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Аларның янәшәбездә булуы – олы бәхет

    Бакчаларны ап-ак чәчәккә күмеп, җирне яшел хәтфә үлән белән каплап туган ягыбызга кабат ямьле май килде. Һәм кабат без, райондашлар, бергәләп бөек бәйрәмебез - Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 67 ел була. Уртача бер кеше гомере. Шуңа да елдан-ел сугышта катнашкан ветераннарыбыз сафлары сирәгәя, шуңа да 9...

    Бәхеткә, безгә ул дәһшәтле еллар шавын, халкыбызның хәсрәтен, олы югалтуларын җиткерердәй, 1945 елның Җиңү сөенечен тасвирлап бирердәй якташларыбыз әле бар. Олы яшькә җитсәләр дә, тугызынчы дистәне ваклап яисә узып китсәләр дә, алар хәтерләрендә бөек илебез азатлыгы өчен булган Ватан сугышы истәлекләрен саклыйлар, онык һәм туруннарына аларны тапшырырга тырышалар.
    …Петр Антонович Юринкин туган авылы Иске Тумбада, "Победа" колхозында эшләп йөри. 1941 елда сугыш башланганда аңа нибары 16 яшь була. Унсигезен тутыруга армиягә алалар егетне. Башта Горький шәһәренә җибәрәләр, ул 90 нчы запастагы полкта хезмәт итә башлый, хәрби заводларны саклый. 1943 елның декабрендә зенит-артиллерия полкына күчерәләр Петрны, ул 13 нче батарея составында 1944 ел башланганчы немец самолетларының һава һөҗүменнән шәһәрне, Горький автозаводын, складларны саклаша.
    Ә 1944 елның җәендә Петр Юринкин хезмәт иткән частьне Латвиягә күчерәләр. Алар биредә шулай ук немец авиациясе белән көрәшәләр, тимер юл станциясен, хәрби аэродромны фашист бомбаларыннан саклыйлар.
    1945 елның маенда сугыш тәмамлана, әмма Петр Юринкин әле артиллерист булып озак хезмәт итә - туган авылына 1946 елда гына әйләнеп кайта.
    Дәһшәтле сугыштан исән-сау әйләнеп кайту олы бәхет ул. Ә бит әтисе ягыннан фронтка алынган туганнарының берсенә генә дә газиз авылларын, якыннарын күрү язмаган икән.
    Иске Камка авылыннан фронтка 1943 елның 7 ноябрендә киткән Шәрәфетдин Гаяз улы Галиуллин (кызганычка каршы, бу көннәрдә аны якыннары соңгы юлга озатты) 117 нче артиллерия полкы составында япон гаскәрләре белән сугышларда катнаша, Харбин шәһәре тирәләрендәге бәрелешләрдә була ул. Аннан соң Төньяк Кореяны японнардан азат итешә һәм шул ук илдә 1949 елның октябренә кадәр хезмәт итә. "Японияне җиңгән өчен", "Кореяны азат иткән өчен" медальләре, Ватан сугышы ордены кавалеры Шәрәфетдин Галиуллин армия сафларыннан 1950 елның ноябрендә генә демобилизацияләнә. Туган ягын өзелеп сагынган солдат өенә кайта.
    Галиуллин Рәхимулла Хәлиулла улына быел 89 яшь тулды. Аның да яшьлек елларын зәһәр сугыш уты өтә - 1942 елда армиягә алалар Түбән Әлки егетен. Ул снайпер буларак дошман сафларын киметүгә үз өлешен кертә, "Совет Заполярьесын саклаган өчен", "Сугышчан батырлыклары өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә.
    Яңа Чаллыда гомер итүче Габделхак Габдрахман улы Шагалиевка инде 93 яшь. Ул 1939 елда армия хезмәтенә чакырыла, Владивосток, Монголия якларында хезмәт итә. Сугышта 1942-45 елларда катнаша ул, отделение командиры була, батырларча сугыша.
    Борискино авылындагы Смышляевлар гаиләсеннән фронтка беренче булып 1902 елгы әтиләре Григорий Ильичны алалар. Ул гаиләсенә әйләнеп кайта алмый инде. Ә Иван Григорьевичны 1943 елның 13 гыйнварында алалар. Арзамаста әзерлек үтә ул, 1943 елның 15 мартында хәрби ант кабул итә, аэродром полкында ераклыкны, очу биеклеген төгәл үлчәп тора. Соңрак 3 нче Украина фронты составында сугышлар белән Молдавия, Румыния, Болгария, Югославия, Венгрия, Австрия территорияләре аша уза. Сугыш тәмамланганда Венада булалар алар. Армия хезмәте Иван Григорьевич өчен шулай ук күпкә соңрак - 1948 ел ахырында гына тәмамлана. Ветеран "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә.
    Яңа Чаллыда яшәүче тагын бер ветераныбыз Зиннәт Фәсәхетдин улы Латыйпов өчен Бөек Ватан сугышы истәлекләре Ерак Көнчыгыш, Байкал фронты белән бәйле. "Без 12 километрны сазлыктан бата-чума җәяү бардык, Сунгач елгасы буйлап хәрәкәт иттек. Сугышка керер алдыннан нибары өч сәгать кенә әзерләнә алдык," - дип искә төшерә ул. Пулеметчы Зиннәт ага япон агрессорларына каршы сугыша, ә 1946 елның маеннан 1948 елга кадәр Манчжуриядә тимер юллар, күперләр саклый. Зиннәт ага Латыйпов - "Японияне җиңгән өчен" медале кавалеры.
    Быелгы Җиңү бәйрәмен Яңа Баллыкүлдән Габделбари Фәсах улы Фәсахов та каршылый, Иске Чаллыдан Сәгыйров Кәшаф абыйның да бу көннәрдә күңеле сөенеч белән тула. Яңа Чаллыдан Ислам ага Фәтхетдинов та оныкларына сугышта ниләр күргәнен кабат сөйләр бу көнне, Илалов Бисияр Сабир улы да (Каргада гомер итә ул) түрдә утырыр, үткәнен искә төшереп күз яшьләрен сөртеп алыр. Түбән Әлкидән Хәмәтшин Галләмша аганы да котлар авылдашлары. Романов Владимир Павловичны улы һәм оныклары тәбрикләр (Юхмачының иң хөрмәтле кешеләренең берсе ул). Түбән Әлморзадан Сәгыйров Вәлимөхәммәт Сәгыйрь улы, Идрис Насыйбулла улы Сабировның, Түбән Әлкидән Хисмәтов Әсәдулла Сәмигулла улының да күңелләре тулып таша язар Җиңү көнендә. Ә Базарлы Матакта яшәүче ветераннарыбыз Лев Яковлевич Миндрюков, Гыйльметдин Хөснетдин улы Сәйфетдинов, Рәүф Кәшаф улы Сөнгатуллин, Бари Илалетдин улы Гыйльмиев Азат итүче солдат һәйкәле янында очрашырлар… Кайда гына булсалар да, бу көнне алар аеруча дулкынланып көтеп алырлар һәм иң кадерле бәйрәм итеп билгеләп үтәрләр.
    Рәхмәт сезгә, олы ихтирамыбызга лаек ветераннарыбыз. Алдагы Җиңү бәйрәмнәрендә дә ил түрендә булсагыз иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: 9 мая
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: