Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин Бөтенроссия китапханәләр көне белән котлый

​​​​​​​Сезне һөнәри бәйрәмегез – Бөтенроссия китапханәләр көне  уңаеннан кайнар котлыйм. 

 
Тормышыбызга мәгълүмати технологияләрнең һәм аралашу чараларының киң үтеп керүенә карамастан, китапханәләр кешеләрне китап укырга яратырга өйрәтү, яңа белемнәр алырга омтылдыру буенча зур эш башкаралар.  Сез, китапханәчеләр, укучыларыгызда сәнгатьне тоемлау хисе тәрбиялисез, күңелләренә иҗади башлангыч саласыз. 
Без Әлки районы китапханәләрендә бүгенге көндә югары квалификацияле, үз эшләренең чын осталары булган белгечләр эшләве белән горурланабыз.
Китапханәче хезмәте тыйнак ул, әмма кешеләргә яхшылык һәм югары хисләр алып килә. Сез көн саен үзегездә булган мәдәният һәм сәнгатькә мәхәббәт хисен башкаларга тапшырасыз, аларга рухи яктан баерак, күркәмрәк булырга ярдәм итәсез. 
Бу бәйрәм уңаеннан китапханә эше ветераннарына аеруча рәхмәт әйтәсем килә. Сез туган ягыбызга хезмәт итүгә гомерегезнең күп елларын багышладыгыз. Нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт! 
Һөнәри бәйрәмегез – Китапханәләр көне уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез. Ышанам: авыл китапханәләре рухи үсеш үзәгенә әйләнсен, үзәктән читтә яшәүчеләр өчен мәгълүмат табу мөмкинлеге бирсен, җәмгыяви сәясәтнең тәэсирле коралы булсын өчен барысын да эшләрсез.
Кадерле китапханәчеләр! Сезгә нык исәнлек, бәхет һәм иминлек, эшегездә уңышлар телим.
Александр Никошин, 
муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев