Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында ачык ишекләр көне үткәрелде

​​​​​​​Һөнәр училищеларының, техникумнарның абруе соңгы вакытта шактый үсеп китте. Билгеле, бу, беренче чиратта, балаларның, алардан битәр ата-аналарның бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра алмабыз дип борчылуы белән бәйле.

Әмма бу гына сәбәп түгел, чөнки яшьләр арасында тизрәк һөнәр алып, эшле дә, хезмәт хаклы да буласы, мөстәкыйльлеккә ирешәселәре килгәннәре дә аз түгел.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Андыйлар өчен Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы аеруча җайлы. Бердән, ул янәшәдә генә, үзебездә. Бусы әле бөтенләй үк үсеп бетмәгән ул-кызларны ата-ана контролендә тоту мөмкинлеген саклый. Аларга күз-колак була алу кыйммәт. Икенчедән, биредә һәрчак эш урыны табып булырлык өч һөнәр бирәләр: кече ветеринария табиблары, пешекчеләр һәм тракторист-машинистлар әзерлиләр биредә.

Күптән түгел училищеда ачык ишекләр көне үткәрелде. Бу чарага район мәктәпләренең быел 9 нчы сыйныфларын тәмамлаячак үсмерләрне чакырдылар. Училищега автобуслар белән 170 ләп укучы килде. Аларга уку йорты турында тәфсилләп сөйләделәр, класс-кабинетларны күрсәттеләр.

Ә аңарчы, училищеның якты, җылы, бик матур эшләнгән озын коридорына тезелеп басып, үсмерләр филиал директоры Эльвира Нуруллинаны тыңладылар.

–Безнең училище ачылып эшли башлаганнан бирле 5 меңнән артык кешене укытып чыгардык. Бу уку елында өч юнәлештә 133 студент һөнәр һәм белем ала. Биредә укып чыгу сезгә ышанычлы мөмкинлекләр бирә – шунда ук эшкә урнашып, хезмәт юлыгызны башлап җибәрсәгез дә була, югары белем алырга теләсәгез, республиканың берничә вузы сезне өченче курска кабул итәргә әзер. Сезгә 28 белгечебез һөнәр алуда булышачак, алар барысы да югары белемле. Башлангыч һөнәри белем бирүче белем учреждениеләре арасында безнең филиал иң яхшылардан санала. Тырышып укыганнарны диплом биреп чыгарабыз,–дип сөйләде җитәкче һәм болай дип тә өстәде: –Бернидән курыкмагыз, без биредә бик дус яшибез. Беркем дә беркемне дә җәберләми. Бу турыда әти-әниләрегезгә дә җиткерегез, сезнең өчен борчылмасыннар.

Аның әйтүенчә, ветеринария белгечләрен дә, биш категория буенча “права” алып чыгучы тракторчы-машинистларны да “Кызыл Шәрык” отрядларында, “Хузангай” җәмгыятендә бик тә көтәләр, аларга әйбәт хезмәт хаклары түләргә ышандыралар. Ә пешекчеләр кафе-ашханәләргә һәрчак кирәк икән. Аның сүзләрен очрашуга килгән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева да раслады.

–Бу уку йорты капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде, аның матди базасы ныгытылды. Хәзер биредә уку, һөнәр үзләштерү өчен бөтен шартлар тудырылды. Шуңа күрә училищега килергә карар кылсагыз, ялгышмассыз. Бүген бик игътибарлы булыгыз, училище белән әйбәтләп танышыгыз, сораулар бирергә оялмагыз,–диде ул.

Җитәкчеләрне тыңлаганнан соң, үсмерләргә училище кабинетларын, спортзалны күрсәттеләр. Ә укытучылар һәм мастерлар биредә алып була торган һөнәрләр хакында кызыктырырлык итеп сөйләделәр. Ветеринария белгечләрен укыту кабинетында училище директоры урынбасары Анна Локтева булачак курсантларны укытучы Фердинанд Мәхмүтов белән таныштырды. Ә ул:

–Мин сезне үзебездә күрүемә бик шат. Өч төркемдә 32 курсантка белем бирәбез. Бу һөнәргә егетләр дә, кызлар да бик теләп өйрәнә. Узган елда 12 белгеч чыгарган идек, өчесе укуларын Казан ветеринария академиясендә дәвам итәләр,–диде.

Булачак тракторист-шоферлар белән укытучылар Илнур Шәйдуллин, Әсхәт Гарифуллин әңгәмә кордылар, кабинетларны, андагы тренажерларны күрсәттеләр. Соңгылары балаларда зур кызыксыну уятты – алар юл кагыйдәләрен бозмыйча йөрергә өйрәтә торган зур экранлы тренажер яныннан китмәделәр дә. Ә иң кыюлары автомобиль кабинасын хәтерләткән тренажерларның шофер урындыгына утырып, КамАЗ белән идарә итеп тә карадылар.

Пешекче һөнәре нигезләре, аны сайлаучыларны алда нинди  тәмле тормыш көтүе хакында үсмерләр Тәнзилә Низамованы тыңлагач, өр-яңа җиһазлар куелган лабораториядә чәкчәк пешерергә өйрәнүче кызларны күргәч (араларында бер егет тә бар иде) белделәр.

–Бездә 3 ел 10 ай укыгач, нәрсәгә өйрәнгәнне күрсәтеп имтихан тапшырасы булачак. Шуннан соң сезгә республиканың, Россиянең генә түгел, бөтен дөньяның теләсә кайсы ноктасында эшләү хокукы бирә торган сертификат тапшырачаклар. Алга таба укырга теләүчеләрне Казан кооператив институтының өченче курсына бернинди имтихансыз кабул итүләрен дә белеп торыгыз, – диде Тәнзилә Низамова.

Шулай итеп, мәктәпләрнең тугызынчы сыйныфларында укучыларга бу көнне бик күп файдалы мәгълүмат бирелде. Ә бит филиал җитәкчесе Эльвира Нуруллина көзгә чаклы тулай тораклы булачакларын да хәбәр итте, “филиал” дигән кушымтадан котылу, мөстәкыйль уку йорты статусын кайтару өчен тырышып йөрүләрен дә яшермәде.

Бер сүз белән әйткәндә, Базарлы Матак һөнәр училищесы үсмерләрне үзенә чакыра, төпле белем, үз көннәрен үзләре күрерлек һөнәр биреп чыгарырга ышандыра. Уку йортын күреп киткән егетләр-кызлар уйланырлар, әти-әниләре белән киңәшләшкәч, бирегә укырга килерләр дип ышанасы килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев